Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәген яклап ялгыз пикетлар узды


Салих Әмирханов
Салих Әмирханов

Анда катнашучылар чиратлашып төрле шигарләр күтәреп торды.

26 гыйнвар Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең берничә әгъзасы Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәген яклап ялгыз пикетлар уздырды. Чара Тукай һәйкәле янында узды. Пикетта катнашучылар алмашынып "ТИҮдән кулыңны ал!", "ТИҮне кысу – татарны кысу" дигән шигарләр күтәреп торды.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов халык Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең гамәлдән чыгарылуына юл куймас дип уйлый.

"Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге коточкыч дәрәҗәдә зур эшләр башкармаса да, әкрен генә эшләп килә иде. Мөһим мәсьәләләрдә мөрәҗәгатьләр кабул итә, каршылык чаралары уздырып килә. Бу эшләр республика, халык мәнфәгате өчен җан атудан эшләнә дип беләм. Халык, милләт зары БТИҮ авызы аша яңгырый иде. Аны да япмакчы булалар. Соңгы елларда милли оешмаларга басым бара. Татарстан җитәкчеләре бу оешмаларны яклап бармый. Ә бит БТИҮне якламау – татарны якламау булып тора. Ләкин халык барысын да күрә, алар оешманың юкка чыгуына юл куймас дип өметләнәм", диде ул Азатлыкка.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Салих Әмирханов сүзләренчә, БТИҮ татар мәнфәгатьләрен яклау өчен оешкан иң тәүге оешма.

"Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге зур тарихка ия оешма. Ул 32 ел буе эшләп килә. Татарстанның мөстәкыйльлегенә, аның Конституциясен булдыруга Татар иҗтимагый үзәге үз өлешен кертте. ТИҮ халыкны җыеп, җәмәгатьчелек фикерен туплап республиканың нигезләрен салышты, Минтимер Шәймиевка (Татарстанның элекке президенты) хакимияткә килергә ярдәм итте.

Татар үзен-үзе ашый диләр бит. Монда да шулай булып чыкты –Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков үзе татар була торып татар оешмасын ябарга тырыша. Шул ук вакытта Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге үзенең баш очында кылыч эленеп торуга карамастан, һаман Татарстан дәүләтчелеген яклап көрәшә, президент атамасын яклап чыгыш ясый. Мин БТИҮне барлык татар яклап чыгарга, ул яшәргә тиеш дип уйлыйм", диде.

Башкортстанның ТИҮ идарәсе әгъзасы Лилия Хөсәенова әйтүенчә, хакимият Казандагы ТИҮ уздырган сәясигә охшаган чараларны да күпсенә.

"Хакимият халык иҗтимагый тормышта катнашырга тиеш түгел дип саный булса кирәк – менә шул минем күңелемне кыра. Катнашса да ул яки биергә, яки җырларга гына хокуклы. Әлеге кебек барса, боларын да тыюлары мөмкин. Татар иҗтимагый үзәгенең болай да көче дә, хәле дә юк. Теге яки бу уңайдан әзрәк үзенең фикерен белдереп, сәясигә охшаган чаралар үткәргән, мөрәҗәгатьләр кабул иткән була. Моңа да күпсенәләр булса кирәк. Ә бит халык иҗтимагый, сәяси тормышта катнашмаса, ул җәмгыятьнең үлемгә дучар булуы мөмкин. Ул үзеннән-үзе таркала башлый. Моны хакимияттә утыручылар аңласын иде. Алар шулкадәр битараф, кесәләре турында гына уйлылар микәнни?", ди ул.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәген яклап башка чаралар да уздырырга җыена.

Татарстан прокуратурасының Бөтентатар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистик дип тануны сорап язган шикаятен Татарстан Югары мәхкәмәсе 24 февральдә караячак.

2020 ел Хәтер көне чарасы алдыннан милли хәрәкәт вәкилләрен эзәрлекләү очраклары белән истә калачак. Активистлар Наил Нәбиуллин, Фәрит Зәкиев, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага прокуратура кисәтү ясады. Хәтер көненең узу-узмавы да ахыргача билгеле булмады. 2019 елгы Хәтер көне өчен дә активистларга штрафлар салынды, мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнде.

XS
SM
MD
LG