Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 100 миллионнан артты


COVID-19 белән чирләүчеләр саны ягыннан АКШ, Һиндстан, Бразилия алда бара, Русия дүртенче урында.

Яңа төр коронавирус пандемиясе башыннан алып, бу чир дөньяда 100 миллионнан артык кешедә теркәлгән. 55 миллионнан артык кеше савыккан. Әлеге саннар COVID-19 пандемиясе торышын күзәтеп баручы Джонс Хопкинс Университеты (АКШ) хисабында китерелә.

Кушма Штатлар авыручылар саны белән дөньяда беренче урында. Илдә 25 миллионнан артык кеше бу вирусны йоктырган. Һиндстанда ул 10 миллион, Бразилиядә – тугыз миллионга якын кешегә йоккан. Дүртенче булып Русия килә – 3,7 миллионнан артык кеше коронавирус эләктергән.

COVID-19 сәбәпле үлемнәр саны дөньяда 2,1 миллионга җитте. АКШта 423 мең, Бразилиядә 218 мең, Һиндстанда 153 мең, Мексикада 150 мең кеше үлгән. Русиянең рәсми статистикасында 70 мең кешенең үлгәне күрсәтелә. Бу сан белән Русия дөньяда сигезенче урында.

Татарстанда, Русия статистикасына карый, 15623 кешегә COVID-19 йоккан, 3323 кеше дәвалануын дәвам итә, 260 кеше үлгән.

Башкортстанда 26 гыйнварга 23410 кешенең коронавирус йоктырганы билгеле, 5642 кеше авыруның актив фазасында, 177 кеше үлгән диелә.

XS
SM
MD
LG