Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур университеты алдыннан Зәки Вәлиди бюсты алып куелган


Петербурда Зәки Вәлиди бюсты.
Петербурда Зәки Вәлиди бюсты.

Прокуратура Петербур университеты каршындагы Зәки Вәлиди һәйкәлен алып куюны таләп иткән иде.

Петербур дәүләт университеты башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе, тюрколог, фәлсәфә докторы Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди бюстын үз ишегалдыннан алып куйган. Бу хакта Фонтанка.ру хәбәр итә. Элек һәйкәл торган урынның фотосы да бирелә. Зәки Вәлидинең бюстын алып куюны прокуратура таләп итте.

Прокуратура күрсәтмәсендә әйтелгәнчә, университетта тюркологка урын булырга тиеш түгел. Ул, имеш, гитлерчыларга ярдәм иткән.

"Бөек Ватан сугышы елларында милләт нигезендә дәүләт булдыру, бер милләтнең икенчесеннән өстен булу идеяларын тараткан затка, ә бу Русия кануннарына ярашлы җинаять санала, университетта бюст кую, музеен булдыру нацист җинаятьчеләргә ярдәм итүчеләрне геройлаштыру турында сөйли, экстремистик эшчәнлек турындагы кануннарга каршы килә, студентларга негатив тәэсир итә һәм моңа юл куелырга тиеш түгел", диелгән прокуратура күрсәтмәсендә.

Университет ректорының хокукый мәсьәләләр урынбасары Юрий Пенов университет әлеге күрсәтмәне шикаять итәргә җыенмый, ул канун таләп иткәнчә үтәләчәк дип җавап бирде.

Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Зәки Вәлиди бюсты Петербур университетының филология факультеты бакчасында 2008 елда барлыкка килә. Аны Башкортстан Көнчыгыш факультетына бүләк итә. Башкорт лидерына университет бакчасына һәйкәл куюның мәгънәсен аңлатуны сорап университет җитәкчелегенә хат язулар күп була. 2019 елда бу хакта беренче курс студентының анасы хат язганнан соң, университет прокуратурадан әлеге мәсьәләдә ярдәм сорый. Әлеге хатын безнең гаилә күпмедер вакыт Башкортстанда яшәде һәм Вәлидинең биографиясен яхшы беләбез дип яза һәм "сепаратизм хәрәкәте идеологына" ни өчен Петербур университетында бюст куелуын аңлатуны сорый.

Дөнья башкортлары корылтае президиумы һәм башкарма комитеты әлеге хәлгә карата борчылуын белдерде һәм Петербур дәүләт университетыннан аңлатма сорап хат җибәрде. Корылтай Вәлиди шәхесенә карата еш яңгыраган гаепләүләр тарихчыларга билгеле булган рәсми кәгазьләр һәм архив материаллары белән нигезләнмәгән ди.

Кайбер белгечләр әлеге теманы шәрехләп, Русиядә милли азчылык символларына һөҗүм бара дип белдерде.

Зәки Вәлиди Башкортстанда каһарман дәрәҗәсендә. Аңа Ишембай һәм Сибайда һәйкәлләр куелган. Башкорт активистлары Уфада да Зәки Вәлидигә һәйкәл булдыруны таләп итте. Уфада Милли китапханә аның исемен йөртә. Аның исеме белән үзәк урамнарның берсе аталган. "Вәлидов укулары" уздырыла, аның Көзән авылындагы йорт музее Башкортстанның Милли музее филиалы булып тора.

Зәки Вәлиди

Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди Тоган (1890-1970) – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).

1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат булган.

1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG