Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген Зәки Вәлидине экстремист диярләр, иртәгә Гаяз Исхакыйга да шундый мөһер суга алалар"


Зәки Вәлиди бюсты
Зәки Вәлиди бюсты

Петербур университеты ишегалдында Зәки Вәлиди һәйкәле торуга бер студент анасы ризасызлык белдергән. Прокуратура һәйкәлне алып куярга таләп итә. Уку йорты каршылык белдерми. Бу хәлләр артында нәрсә тора? Белгечләр белән сөйләштек.

Петербур дәүләт университеты башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе, тюрколог, фәлсәфә докторы Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди бюстын үз ишегалдыннан алып куярга тиеш булачак. Моны уку йортыннан шәһәр прокуратурасы таләп иткән. Зәки Вәлиди, имеш нациларга хезмәт иткән.

Зәки Вәлиди һәйкәленең университет ишегалдында торуына ике кеше канәгатьсезлек белдергән. Соңгысы 2019 елда булган. Медиа язуынча, беренче курс студентының анасы, элек Башкортстанда яшәп киткән Лада Игоревна исемле ханым Зәки Вәлиди һәйкәленең уку йорты ишегалдында торуына каршылык белдереп университетка мөрәҗәгать итә. Әлеге хатын (фамилиясе бирелми), безнең гаилә күпмедер вакыт Башкортстанда яшәде һәм Вәлидинең биографиясен яхшы беләбез, дип яза һәм "сепаратизм хәрәкәте идеологына" ни өчен Петербур университетында бюст куелуын аңлатуны сорый.

Зәки Вәлиди бюсты Петербур университетының филология факультеты бакчасында 2008 елда барлыкка килә. Аны уку йортына Башкортстан бүләк итә.

Зәки Вәлиди бюсты
Зәки Вәлиди бюсты

"Петербур дәүләт университеты биләмәсендә урнашҡан бюст Әхмәтзәки Вәлидинең фәнни казанышларын тану йөзеннән куелган һәм аны дөньяның фәнни җәмәгатьчелегендә абруй казанган галим-тюрколог буларак тасвирлый. Шулай ук Вәлиди шәхесенә карата еш яңгыраган гаепләүләр тарихчыларга билгеле булган рәсми кәгазьләр һәм архив материаллары белән нигезләнмәгән. Шул исәптән, Икенче дөнья сугышы архивларында да мондый дәлилләр юк", ди Дөнья башкортлары корылтае президиумы һәм башкарма комитеты әлеге хәлгә карата борчылуын белдереп. Алар Петербур дәүләт университетыннан аңлатма сорап хат та җибәргән.

Казакъстанның Нурсолтан Назарбаев исемендәге университеты профессоры Юлай Шамилоглы Азатлыкка, Зәки Вәлиди тарихчы һәм тюрколог буларак ихтирам казанган шәхес, дип сөйләде. Аның фикеренчә, Русиядә милли азчылык символларына һөҗүм бара.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

"Зәки Вәлидине төрки халыкларның тарихын җентекләп өйрәнеп, үзеннән соң бай мирас калдыручы фән иясе дип саныйм. Аның хезмәтләре ихтирамга лаек. Ибн Фадлан турындагы хезмәте – төпле фәнни эш. Бу хезмәте өчен генә аны күккә чөеп була, әле моннан тыш та шулкадәр күп эш башкарып калдырган. Ул гомуми төрки халыкларының иске кульязмаларын табучы да, күп телләр белгән. Киң карашлы шәхес булган. Ататөрек тә аны ихтирам иткән дип беләм. Ул төркиләр тарихы өлкәсендә – төп белгеч. Төркия аны шулай кабул итә, төрки дөнья аны шулай зурлый һәм бу мактауга Вәлиди лаек.

Әйе, сәясәткә дә кагылышы булган, мин аны уңышсыз сәясәтче дип саныйм. Большевиклар белән берләшеп, аларга ышанып, татарлар да, башкортлар өчен дә фаҗигага китерә. Ул каршылыклы шәхес, әмма бу – башка тарих.

Русиядә милли азчылык символларына һөҗүм бара

Русиядә хәзер начар тенденция, экстремизм сүзе теләсә кайда кулланыла, төрле кешеләргә басым ясау, куркыту, төрмәгә ябу коралына әйләнде. Бу ислам тарафдарларына да, сәяси активистларга да, милли лидерларга да кулланыла. Зәки Вәлиди – башкортлар өчен мөһим тарихи шәхес. Бу – символ. Русиядә милли азчылык символларына һөҗүм бара. Ямьсез күренеш. Бүген Зәки Вәлидине экстремист диярләр, иртәгә Гаяз Исхакыйга да шундый мөһер суга алалар. Начар һәм куркыныч тенденция", диде ул.

Башкорт активисты Вәлиәхмәт Бәдретдинов Азатлыкка әйтүенчә, Зәки Вәлиди белән килеп туган хәл башкорт халкында канәгатьсезлек уята.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

"Прокуратура хәтта урамда түгел, ә Петербурның филология факультеты бүлеге ишегалдында куелган бюстка каршы чыга. Ялгышмасам, ул һәйкәлне бары Зәки Вәлиди бөек тюрколог булганга куйдылар.

Имеш, ул нацилар белән хезмәттәшлек иткән диләр. Бу бит инде көлке. Безнең Русия хакимияте, хокук саклаучылар шул ук тырмага басалар. Ни өчен Башкортстан халкының ачуын чыгарырга? Берничә ай элек кенә Куштау мәсьәләсендә халык берләшеп үз фикерен җиткергәнен беләбез.

Прокуратура Уфада Зәки Вәлиди урамы исемен алмаштыруны да таләп итәргә мөмкин

Зәки Вәлиди истәлекләрен сөртеп ташлау эше башланса, прокуратура Уфада Зәки Вәлиди урамы исемен алмаштыруны да таләп итәргә мөмкин. Башкортстан премьер-министр Андрей Назаров Сибайда Вәлиди бюстын урнаштыруның иганәчесе иде. Ул Зәки Вәлидинең фашистлар белән бәйлелеге турында үзәк ФСБга мөрәҗәгать җибәрде. Җавап бик гади иде: Вәлидинең нациларга хезмәт итүе, шымчы булуы турында документлар юк. Бу хакта ФСБның Башкортстандагы элекке җитәкчесе Виктор Палагин да әйтте. Шуннан соң нәрсә үзгәрде соң? Документлар кайда? Булмагач, инде гаепләү дә була алмый.

Башкортларның канәгатьсезлеге эчләрендә утыра, ник тагын республиканы селкетергә? Алар халыкның Кремльгә каршы чыгуын телиме? Бәлкем чыннан да Кремльгә башкортларның каршы чыгуы кирәктер? Безнең республика прокуратурасының моңа бернинди реакциясе дә юк, берни дәшмиләр. Коррупция булмасын дип үзләре арасындагы кешеләрне чистартсыннар, ә алар тарихны чистарта", диде Бәдретдинов.

Уфада Зәки Вәлидигә һәйкәл куярга таләп итүчеләрнең берсе Рамил Рәхмәтов әйтүенчә, һәйкәл шәһәрдә түгел, ә автоном оешма ишегалдында тора.

Рамил Рәхмәтов
Рамил Рәхмәтов

"Петербур унверситеты – ул автоном оешма. Ул үз җирлегендә нәрсә тели, кемне тели, шуның һәйкәлен куя яки ала ала. Шуңа бу бик күңелсез хәл. Әле элекке елларда ФСБның бу мәсьәләдә Зәки Вәлидигә карата бернинди каршылыгы юк дип әйтелгән иде. Шуңа бу ниндидер тышкы көчләр тарафыннан булдырылган хәл. Бу башкорт җәмәгатьчелеген котыртып, Башкортстанда низагка китереп җиткерү тырышлыгы.

Башкортстан хакимияте һәйкәлне кире сорап алсын иде

Петербур университетының бу килеп туган хәлдә бернинди каршы сүз әйтмәве Башкортстанның күңеленә хуш килми, канәгатьсезлек градусы күтәрелде. Әмма Башкортстан хакимияте бу очракта Петербур университетына мөрәҗәгать итеп, "ярар, бирегез безгә, без аны үзебездә урнаштырырбыз" дип әйтсә, яхшы булган булыр иде. Моннан күңелдә ниндидер төер калса да, киеренкелек тумас иде.

Һәйкәл бит шәһәрдә тормый. Ул нәкъ автоном оешма җирлегендә урнашкан. Шуңа аһ-ваһ итмичә генә шул ук Бадранов (Азат Бадранов – Башкортстанның вице-премьеры – ред.) Петербурга барсын иде дә бюстны алып кайтсын иде. Уфада кая да булса урнаштырырлар иде. Бу мәсьәлә шулай хәл ителер иде", диде ул.

Зәки Вәлиди

Әхмәтзәки (Зәки) Вәлиди Тоган (1890-1970) – башкорт милли лидеры, дәүләт эшлеклесе, сәясмән, публицист, тарихчы, шәрык белгече, тюрколог, фәлсәфә докторы (1935), профессор, Манчестер университеты мактаулы докторы (1967).

1890 елның 10 декабрендә Уфа губерниясе Көзән авылында туган, 1970 елның 26 июлендә Истанбулда вафат булган.

1992 елдан Башкортстанның милли китапханәсе Әхмәтзәки Вәлиди исеме йөртә. Аның исемендәге республика дәүләт премиясе бар. Уфа, Ишембай урамнарына Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Күренекле башкорт дәүләт эшлеклесенә һәйкәлләр Петербурда, Ишембайда, Сибайда куелган, Төркиядә аның исемендәге парк бар. Зәки Вәлидинең 120 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы 2010 елны Әхмәтзәки Вәлиди елы дип игълан итте.

XS
SM
MD
LG