Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәки Вәлиди каны. Казан галимнәре Уфа татарлары тарихын өйрәнә


Зәки Вәлиди
Зәки Вәлиди

Җанисәп алдыннан Татарстан галимнәре кайбер башкорт активистларының республикадагы татарларны көнбатыш башкортлар дип атау теориясен шик астына куя. Алар хәтта, борынгы документларны табып, Зәки Вәлидинең дә татар булуы турында яза. Азатлык фәнни хезмәтнең нечкәлекләрен өйрәнде.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты "Уфа өязе татарлары" хезмәтен чыгарды. Анда Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве тасвирлана. Китап кәгазьдә дә нәшер ителде, электрон вариантта да таратылды.

Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы

Китапта XVIII гасырда Уфа өязендә яшәүче салым түләүчеләр турында исәп-хисап документлары тәкъдим ителә. 1722-1782 еллардагы дәүләт ревизияләре документлары Чулман елгасының сул яры, Урал буенда татар авыллары булганын, анда ясак һәм йомышлы татарлар, мишәрләр, типтәрләр, керәшеннәр яшәгәннәре дәлилләнә. Татарстанның көнчыгыш районнарында, Башкортстанның зур өлешендә, Оренбурдагы авылларга татарлар нигез салганын исбат итә. XVIII-XIX гасырда бу территориядә яшәүче татарларның күп өлеше башкорт хәрби сословиесенә кертеп теркәлгән.

Татар җәмәгатьчелеге тарафыннан китап башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче хезмәт дип тә бәяләнде. Башкорт галимнәренең бәяләмәсе әлегә ишетелми. Азатлык яңа китап турында аның җаваплы мөхәррире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков белән сөйләште.

— Радик әфәнде, Уфа өязенә хәзерге республикаларның кайсы районнары кергән?

Радик Исхаков
Радик Исхаков

— XVIII гасыр дәвамында Уфа өязе җирләре киңәйгән — башта ул дүрт юлны үз эченә алган була (Казан, Ногай, Уса, Себер юллары). 1740нчы еллардан Яңа Мәскәү юлы барлыкка килә. Бу — хәзерге Башкортстан, Татарстанның Көнчыгышы, Оренбур өлкәсе һәм чиктәш төбәкләр.

— Бу китапта китерелгән мәгълүмат нәрсәсе белән кыйммәтле? XVIII гасыр халык санын алу аннан соңгы җанисәпләрдән нәрсәсе белән аерыла?

— Уфа өязенең беренче дүрт дәүләт ревизияләрендә (1722-1782 еллар) җирле халыкның милләт (этник) яктан да, сословие (социаль) статусы ягыннан да объектив күренеше теркәлгән. Татарлар белән беррәттән, ревизия язмаларында бу төбәктә яшәүче башка халыклар да күрсәтелгән — чуашлар, чирмешләр (мари), вотяклар (удмуртлар). Бу саннарга "башкирецлар" һәм Уфа татарлары кертелмәгән, алар җанисәптән төшереп калдырылган, чөнки алар салым (подать) түләмәгән, ә халык саны алуларның төп максаты — салым түли торган халык санын исәпкә алу булган. Әлеге ревизияләр материаллары нигезендә бу төбәктә татар авылларының төгәл санын ачыклап була, шулай ук татарлардан ничә ир, аларның сословие статусын, ул чорда кайсы авыллар булганын белеп була.

Бу боерыкта гаскәрнең бөтен халкын "башкорт" дип язу канун белән кертелә

XVIII гасыр азагы – XIX гасырның икенче өлешендә "Башкорт-мещеряк гаскәре" оештырылудан соң узган җанисәпләр, беренче чиратта, кешенең сословие статусын теркәгән, һәм бу хәрби структурага кертелгән татар авылларында яшәүче, вотчина хокукы алучыларның күбесе "башкирец" буларак күрсәтелгән. 1855 елның 31 октябрендә чыккан "Башкорт-Мещеряк гаскәрен моннан ары Башкорт гаскәре дип атау турында" боерык аерым бер әһәмияткә ия булган. Бу боерыкта гаскәрнең бөтен халкын "башкорт" дип язу канун белән кертелә. Шул ук вакытта бу кешеләрнең "башкортка кадәр" булган милли һәм сословие статуслары "кирәк булган очракларда гына" күрсәтелергә тиеш диелә. Аларны "Мишәрләрдән чыккан башкорт", "типтәрдән", "бобыльләрдән" чыккан башкортлар дип атарга кушыла. Бу төбәктәге тагын бер хәрби-йомышлы сословиедә дә шундый ук хәл күзәтелә — бу Оренбур казак гаскәре казаклары. Араларында төрле халык вәкилләре булуга карамастан (урыслар белән бер рәттән монда мөселман татарлар, керәшеннәр, калмыклар, ногайлар да була), ревизияләр материалларында гаскәрнең барлык вәкилләре дә "казак" буларак кына теркәлгән.

— Кайбер авылларның атамалары алар яшәү дәверендә алышынган, кайберләренең исемнәре бер-берсен кабатлый. Бу китапта китерелгән мәгълүматтан моны ничек белергә, нәкъ менә үз авылыңны ничек табарга? Башкортлар, мәсәлән, 1917 ел җанисәбе мәгълүматларын интернетка чыгарганда анда район яки авылның бүгенге атамасын сайлап була торган итеп ясады. Ә монда андый мөмкинлек юк.

— Хәзерге вакытта авылларның бүгенге исемнәре һәм административ-территория статусы күрсәтелгән белешмә әзерләнә, ул Тарих институты сайтында чыгачак, китапның кәгазь версиясе белән бергә дә таратылачак.

— Радик әфәнде, хәзерге Татарстан һәм Башкортстанның кайсы районнары сез әйтеп киткән Казан, Ногай, Себер һәм Осин юлларына керә?

Уса юлы — Башкортстанның Балтач, Бөре, Борай, Тәтешлы, Караидел, Кызыл Кама, Калтасы, Мишкин, Кырмыскалы, Янаул районнары.

Казан юлы — Татарстанның Әгерҗе, Актаныш, Менделеевски, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары, Башкортстанның Бакалы, Бәләбәй, Бөре, Благовар, Дүртөйле, Караидел, Кушнаренко, Илеш, Уфа районнары, Удмуртия республикасының Караколы районы.

Ногай юлы — Башкортстанның Авыргазы, Бишбүләк, Гафури, Иглин, Кырмыскалы, Стәрлебаш, Стәрлетамак районнары, Уфа шәһәре, Оренбур өлкәсенең Матвеевски районы.

Себер юлы — Башкортстанның Аскын, Кыйгы, Караидел, Салават, Учалы районнары, Свердловски өлкәсенең Нижнесергински районы.

Яңа Мәскәү юлы — Татартсанның Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорски, Сарман районнары, Башкортстанның Бакалы, Бишбүләк районы, Оренбур өлкәсенең Абдуллино, Октябрьски, Переволоцки, Пономарев, Сакмар, Шарлык районнары, Оренбур шәһәре керә.

— Ясаклы һәм йомышлы татарлар, мещеряклар (мишәрләр) кем икәнен без берникадәр беләбез. Ә менә "тау татарлары", "чемоданлы татарлар", "бобыльләр" кемнәр булган?

— Типтәрләр, бобыльләр Урал яны урыс булмаган халык составында аерым бер этник сословие төркемнәре буларак XVII гасырның беренче өчтән ике өлешендә теркәлә башлый. 1734 елда типтәрләр һәм бобыльләрнең санын алу уздырыла, һәм бу аларның сословие статусын рәсми рәвештә беркетеп куя. Ясаклы татарлар һәм башка этник төркемнәрнең салым (подать) түли торган халкы хисабына формалаша. 1730нчы еллардан типтәрләрнең һәм бобыльләрнең төп административ-территория берәмлеге старшиналар идарә итә торган такымнар була башлый. 1790 елдан 1865 елга кадәр алар хәрби-йомышлы сословиесендә торган.

"Чемоданлы татарлар" хәзерге Яңа Мәскәү юлында Оренбур өлкәсе (Абдуллино, Матвей, Пономарев, Шарлык районнары) һәм Татарстанның Баулы районы җирләрендә яшәгән. Бу авылларда яшәүчеләргә почта йөртү бурычы йөкләнгән. Кулдан тегелгән, почта йөртү өчен ясалган күн букчалары аркасында шундый атама алганнар. "Чемоданлы татарлар" аерым сословие төркеме булып торганнар, ә 1829 елның 8 февралендә боерык нигезендә андый сословиене юкка чыгарып, алар дәүләт крестьяннары статусына күчерелгәннәр.

"Тау татарлары" — бу төбәк татарларының иң начар өйрәнелгән төркеме. Аңлашылганча, бу термин белән Казан губернасының тау ягыннан чыккан татарлар аталгандыр, бу бүгенге Татарстанның көнбатыш төбәкләре, Чуашстан җирләре.

— Башкортлар үзләренең ыру кенәгәләрен төзеп, Башкортстанның көнбатыш районнарын йөреп чыкты, шулай ук Оренбур өлкәсе, Пермь краена бардылар. Татарстанның Актаныш, Сарман, Мөслим районнарын да башкорт этномиссионерлары яхшы колачлады, Чаллыга кадәр килеп җиттеләр. Җирле халыкны җыеп, аларга чынлыкта сез башкорт дип сөйләделәр, китапларын бөтен район китапханәләренә таратып чыктылар. Ә сезнең китапны шул рәвешле Башкортстанның татар авылларына илтү ниятләнәме? Моны кем башкарып чыгарырга тиеш?

— Без китапны аның белән кызыксынган бөтен кешеләргә таратып чыгарга уйлыйбыз, шул исәптән Башкортстан татарлары арасында да. Ул 2021 елның 15 гыйнварында Актанышта, Татарстанның көнчыгыш районнары һәм Башкортстанның Төньяк-Көнбатыш төбәкләреннән туган якны өйрәнүчеләрнең конференциясе кысаларында рәсми рәвештә тәкъдим ителәчәк.

— Сезнең китап белән танышкан кайбер башкорт этномиссонерлары бу хезмәттә төгәл булмаган мәгълүмат бар дип белдерә. Мәсәлән, сезнең китапта "1865 елның 2 июлендә кичәге башкортларны хәрбидән гражданлык ведомствосына күчергәннәр, ләкин 1917 елга кадәр, хәтта аннан соңрак та татарларның башкорт сословиесен "башкорт" дип теркәүне дәвам иткәннәр" дигән мәгълүмат бар. Башкорт этномиссионерлары моны сафсата дип атый. Моңа ничек җавап биреп була?

—1920нче еллар җанисәпләре вакытында кичәге "башкорт"лар татарлар дип күпләп языла башлый— 1865 елда кантон системы гамәлдән чыгарылуга карамастан, башкорт сословиесе сакланган, бу сословиенең төп өстенлеге — җиргә вотчина хокуклары да сакланган. Шуңа күрә башкорт сословиесендә торганнар барысы да "башкорт" дип язылуын дәвам иткән. Бу хәл совет чорында үзгәрә, чөнки сословие хокуклары, шул исәптән вотчина хокуклары да гамәлдән чыгарыла. Моның нәтиҗәсендә 1920нче еллар җанисәпләре вакытында кичәге "башкорт"лар татарлар дип күпләп языла башлый.

1920нче еллар җанисәпләрендә кичәге "башкорт"лар татарлар дип күпләп языла башлый

— 1917 ел җанисәпләрендә кайбер татар авыллары кешеләре "яңа башкорт" (ново-башкиры) дип язылган. Бу нәрсәне аңлата?

— "Яңа башкортлар" дип 1855 ел боерыгына ярашлы башкорт сословиесенә күчерелгән типтәрләр аталган.

— Пресс-конференция вакытында сез Тарих институтында Башкортстан җирләрендә бүгенге татар авылларына нигез салган татарлар каян килеп урнашканнары турында мәгълүмат бар дидегез. Аның белән ничектер танышып буламы? Ул халыкка чыгарылачакмы, интернетта булырмы?

— Әйе, андый материаллар бар. Моның өчен төрле төбәкләргә караган бер комплекс документларны җәлеп итәргә кирәк була. Бу ревизия язмалары, җирле җанисәп, Русиянең борынгы документлар дәүләт архивында саклана торган Сенат фонды документлары, кулдан язылган шаҗәрәләр һәм башкалар. Бу бик катлаулы, бөртекле эш. Ләкин моны эшләп була. Аерым алганда, Уфа губерниясендә керәшен татарларының аерым авыллары тарихын өйрәнгәндә мин бу авылларга нигез салучылар кайдан күчеп килгәнен ачыклый алдым.

— Мәсәлән, Уфа һәм Стәрлетамак тирәләрендә татарлар кайдан килгән?

— 1688 ел грамотасына карый, Уфаны саклау өчен бу ныгытмага йомышлы мещеряклар (татар-мишәрләр) күчерелгән. 1-4 ревизияләр Уфа шәһәре тирәсендә йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәгән авыллар булуын билгеләп уза. Хәзер бу авыллар Уфа шәһәренә кертелгән. Стәрлетамакта ясаклы һәм йомышлы татарлар яшәве теркәлгән. Шунысын әйтергә кирәк, бу авылларда татар яшәгән дию алардан башка милләт вәкилләре дә тормыш итмәгән дигән сүз түгел.

— Бу халык санын алуларны патша хөкүмәте салым салу өчен уздырган дидегез. Татарларның санын татарлар үзләре язып биргән. Кайчакта аларның, салымны азрак түләр өчен, теге яки бу авылда халыкның санын киметеп күрсәтүе мөмкинме?

— Мөмкин хәл, мондый мисаллар очрый. Шул ук вакытта, әйтергә кирәк, кеше санын яшергән өчен ревизорларны бик кырыс җәза көткән.

— Бүгенге Башкортстан җирләрендә 1722-1782 елларда татар халкы нинди үзгәреш кичергән? Татарлар саны үскәнме?

— Бу еллар аралыгында Уфа өязе татарларының саны бик тиз үсүе күзәтелә. Бу табигый сәбәпләр аркасында да (туу күп булган), шулай ук татарларның Чулман арты һәм Казан артыннан күченеп килүе хисабына да барган. Мәсәлән, 1747 елда бу җирләрдә ир җенесеннән булган 15 683 татар яшәгән (6 496 ясаклы татар (41,4%), 4 457 йомышлы мишәр (28,4%), 1 728 йомышлы татар (11%), 3 002 башка диндәге татар (19,2%). 1782 елда исә татар ирләренең саны 44 357дән дә ким булмаган.

— Китапта сез бүгенге башкорт зыялыларының милли каһарманы Әхмәтзәки Вәлидине (1890-1970) чыгышы белән татар дип искә аласыз. Бу татарлар белән башкортлар арасында ызгыш көчәюенә китермәсме?

— Бу китап бары фәнни максатлардан гына нәшер ителә һәм милләтләр арасында яки башка төр ызгыш чыгаруга юнәлтелми. Бу очракта Әхмәтзәки Вәлиди-Тоганның ата-бабалары татар-типтәрләрдән булуы турында сүз бара. Чыгышы белән ул татар булган. Әлбәттә, бу аның үзен татар дип тануы турында сөйләми. Ягъни, тамырларында татар каны акса да, рухы белән ул башкорт булган, башкорт милләтчелегенең идеологы булып торган. Бу төрле аңлашылмаучанлыклар тудырырга мөмкин, шуңа без киләсе басмаларда төзәтү мөмкинлеген караячакбыз, киңрәк аңлатырга тырышачакбыз .

XS
SM
MD
LG