Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һәр татар саналган булырга тиеш"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Дөнья татар конгрессы рәисе Башкортстан татарларына игътибар артуын белдерә.

27 декабрь Уфада Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының ел йомгакларына багышланган җыелышы узды. Аны Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге үткәрде. Чарада Дөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Данис Шакиров җыелышта татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистларына бүләкләр тапшырды. Дөнья татар конгрессының "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен" билгесе җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, укытучылар, артистлар, журналистларга тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, "Берлек" оешмасы рәисе Нәфисә Акчурина да бар.

Дөнья татар конгрессы рәисе киләсе елда узачак җанисәпне бик мөһим чара дип атады һәм Башкортстан татар оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, "Бер татар да саналмый калырга тиеш түгел", диде.

Азатлык Данис Шакиров белән Башкортстан татарлары һәм җанисәп турында сөйләште.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

Дөнья татар конгрессы Башкортстанда узачак җанисәпкә ничек әзерләнә?

Төп бурыч — татар халкы санын саклап калу

— Киләсе елны Татар халкының бердәмлеге елы дип игълан иттек. Алдагы ел бик үзенчәлекле һәм җаваплы ел булачак, чөнки җанисәп узачак. Без бу мәсьәләгә бик җитди карыйбыз. Аның гадел узуына өмет итәбез, чөнки ул сәяси вазгыятькә дә, субъектив факторларга да бәйле. Төп бурыч — татар халкы санын саклап калу. Әлеге уңайдан эш планы төзелде. Иң күп эш сәфәрләребез Башкортстанга булды һәм булачак. Хәтта Татарстан җирлегендә дә башкортстаннар белән очрашулар уздырдык. Мәсәлән, ел ахырында Мөслим һәм Актанышта Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен чакырып очрашулар уздырдык. Август аенда Милләт җыены узды. Анда Гамәл стратегиясен кабул иттек. Ул тарихи вакыйга. Безнең төрле эш юнәлешләребез бар. Шул ук вакытта дәүләт програмнары бар. Алар финанс яктан нигезләнгән. Без киләчәк чараларны җанисәп һәм Гамәл стратегиясенә бәйле уздырачакбыз. Халыкның бу эшләрдә бердәм булуын телбез.

Җанисәптә мутлашулар, гаделсезлекләр булган очракта нишләргә?

— Җанисәпкә бәйле төрле сораулар килә. Гаделсезлекләр, теге яки бу мәсьәләгә субъектив карашлар бар. Шуңа күрә Дөнья татар конгрессы каршында хокук үзәге төзедек. Ул Дөнья татар конгрессы мөрәҗәгатьләр нигезендә андый очракларны тикшереп, ярдәм итәргә әзер.

Башкортстандагы вәкиллек эшен ничек бәялисез?

— Вәкиллек өчен бар шартлар тудырылган. Бина, машина, җиһазлар – заманча эшләү өчен шартлар бар. Ул дистәдән артык татар оешмасын берләштерә, алар үз юнәлешендә эшләрен алып баралар. Башкортстан аерым бер дәрәҗәдә карала. Без Башкортстанда нинди процесслар баруын күзәтеп торабыз. Интернет мәйданында да, телевидение, социаль челтәрләрдә дә күзәтәбез. Татар галимнәре тарихи фактларга нигезләнеп фәнни-популяр стильдә ярдәм итәргә әзер.

Милләтне саклауда төп юнәлешләрне нәрсәләрдә күрәсез?

Безгә башка фәннәрне дә туган телдә укытуга җитди карарга кирәк

— Тел сагында торуның нигезен мәгарифтә күрәм. Бездә мәктәп гаиләне, гаилә мәктәпне гаепләргә тырыша. Комплекслы, бергә эзлекле рәвештә үстергәндә генә саклап калып булачак. Мин үз мисалымда әйтәм. Биш яшьлек улымны, өемнән шактый ерак булса да, Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге икенче татар гимназиясе каршындагы балалар бакчасына бирдем. Бакчаның эшчәнлеген үз күзем белән күрдем. Бакчадан соң тел саклауны гадәттә татар теле һәм әдәбиятын укыту белән генә бәйлибез. Чынлыкта безгә башка фәннәрне дә туган телдә укытуга җитди карарга кирәк. Бердәм дәүләт имтиханы сылтау булырга тиеш түгел. 2019 елны Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев дүрт фәннән: урыс теле, математика, информатика һәм физикадан 399 балл җыйды. Агымдагы елда Кукмара районының Ядгәр авылы мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов шулай ук югары баллар алды. Бар фәннәрне татар телендә укып та БДИны 100 баллга тапшырып була. Татар гаиләсенә килгәндә, ул бүген үзе бер социаль институт. Алдагы елда гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен аерым бер дирекция төзиячәкбез.

Заманында Дөнья татар конгрессы татар авылларын паспортлаштыруны күтәреп караган иде. Бүгенге интернет чорында аны тормышка ашыру җиңелрәк бит. Паспортлаштыру мәгълүматында татар саны бер төрле, җанисәптә икенче төрле булса, дәгъваларга нигез була ала.

Русия күләмендә татар авылларының исемлеге төзеләчәк

— Русиядә 4200 татар авылы бар. Аның 2500е — Татарстанда, калганнары башка төбәкләрдә, әлбәттә, иң күбе Башкортстанда. Тарих институты белән Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты татар авыллары тарихын өйрәнә. Архив документларын тикшереп, фәнни нигезләнергә тиеш. Русия күләмендә татар авылларының исемлеге төзеләчәк.

Җанисәп тугандаш республикалар, милләтләр арасында киеренкелекне арттыра торган чор.

— Татарстан белән Башкортстанны каршылыкка кертергә ярамый. Кемнәр каршылык тудырганын без яхшы беләбез. Безгә ике республика дуслыгын ныгытырга, Казан һәм Уфа арасындагы юлга тузан кундырмыйча уртак проектларны тормышка ашырырга кирәк.

XS
SM
MD
LG