Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Баһавиев: "Ана телендә белем алу ярдәм генә итте"


Рамил Баһавиев "Сәләт" аланында

Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә барлык фәннәрне дә татарча укыган Рамил Баһавиев БДИда 399 балл җыйган (иң күбе 400 була ала). Урыс теле, информатика һәм физикадан 100әр балл алса, математикадан 99 балл алган. Азатлык Рамил белән аның ничек укуы, татар теле турындагы фикерләре, алга таба кем булырга җыенуы турында сөйләште.​

— Рамил, алга таба укуны кайда дәвам итәргә, кем булырга җыенасың?

— Минемчә, Казанда да яхшы белем алырга, үз потенциалыңны ачарга мөмкинлекләр бар. Әмма имтихан нәтиҗәләре мондый булгач мин башка вариантларны, Мәскәү, Петербур университетларын да карыйм. Әмма әлегә тәгаен карар итмәдем. Минем киләчәктә физика йә математика фәне белән шөгыльләнәсем килә.

— Гимназиядә кайсы телдә укыдың?

Туган телдә уку кешегә башка юнәлешләрдә дә мөмкинлекләр ача

— Безнең гимназиядә барлык фәннәр дә татар телендә укытылды. Имтиханнар урыс телендә булса да, ана телендә белем алу ярдәм генә итте дип уйлыйм. Бөек Тукаебыз да язып калдырган бит "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы" дип. Минемчә, туган телдә уку кешегә башка юнәлешләрдә дә мөмкинлекләр ача. Гимназиядә татар телендә белем алу карашларымны да киңәйтте, белемне дә төплерәк итте.

— Димәк, татарча белем алып урысча имтихан бирү проблемы булмады?

Иң мөһиме — нинди телдә уку түгел, аның мәгънәсен аңлау, төшенеп уку кирәк

— Юк, булмады. Әлбәттә, гимназиядә татар телендә белем бирү белән бергә, имтиханга әзерләнгәндә урыс телендәге терминнарны да кулланып укыттылар. Әмма ул имтихан өчен генә. Ә гомумән татар телендә укысаң, башка телдә имтихан тапшыру өчен тәрҗемәсен генә белергә кирәк. Иң мөһиме — нинди телдә уку түгел, аның мәгънәсен аңлау, төшенеп уку кирәк.

— Кайбер ата-аналар баламны татар мәктәбенә бирсәм, имтиханнарны начар тапшырыр дип уйлый. Ул ата-аналарга нәрсә әйтер идең?

— Мин аларга, киресенчә, туган телен оныттырмас өчен балаларын татар телендә белем биргән мәктәпкә тапшырырга киңәш итәр идем. Үземнең мисалымда күрсәттем дип уйлыйм: имтиханны урысча тапшырырга кирәк булса да, туган телдә белем алу имтиханны уңышлы тапшыруга комачау итми. Гомумән, бу әти-әнинең үзеннән тора. Алар үзләре җаваплы карыйлар икән, үзләре дә татар мохитен сакларга омтылсалар, әлбәттә, балаларын татар мәктәпләренә, татар гимназияләренә укырга бирерләр.

— Бу уңышың — мәктәп казанышымы, үзеңнекеме, гаиләңнекеме?

— Сез әйткән барлык бу факторларның синтезы дип әйтер идем. Билгеле, мин укыган мохит, мине яраткан укытучыларым, дусларым, туганнарым. Миңа барысы да ярдәм итте, ниндидер проблемнарым булганда үзләренең киңәшләре белән көч биреп торды. Мин артык тырыштым, төннәрем йокламый укыдым дип әйтә алмыйм. Кирәк чакта ял иттем, уйнадым, күңел ачтым. Иң мөһиме — вакытны дөрес куллану, үз көчеңә ышану. Уңышның төп ачкычы шул.

Рамил Баһавиев "Сәләт" аланында дуслары белән
Рамил Баһавиев "Сәләт" аланында дуслары белән

— Имтихан нәтиҗәләренең шундый булуы синең өчен көтелгән идем, юкмы?

— Юк. Билгеле, мин имтиханга әзерләнгәндә югары балл алырга теләгән идем. Ләкин мондый абсолют күрсәткеч булыр дип бер дә уйламаган идем. Чөнки, бер яктан караганда, ныклап әзерләнсәң дә бөтен нәрсәне дә белеп бетереп булмый. Биремнәр арасында ниндидер яңасы, танып булмаганы, кыены да эләгергә мөмкин. Әмма имтиханда мин биремнәре алуга ук шаккаттым. Бөтенесе дә таныш иде, берсе дә авыр булып чыкмады. Шуңа күрә имтихан башлануга ук тыныч күңел белән эшкә керештем дә, Аллаһка шөкер, барып чыкты дип уйлыйм.

— Сезнең сыйныфта тагын күп бал җыючылар булдымы? Сыйныфташларың уртача ничә бал җыйды?

— Төгәлрәген гимназия җитәкчелеге беләдер. Әмма минем сыйныфташлар арасында күп балл җыючылар булды. Мин берүзем генә күп бал җыйдым дип әйтә алмыйм. Кешедән дә тора бит. Имтихан алдыннан кем күпме тырышты, җаваплы карады — җимеше дә шундый булды.

— Сезнең гаиләгездә татар мәктәбендә уку принципиаль мәсьәлә идеме?

Туган телен белмәгән кеше гомумән дөньядагы үз урынын таба алмый

— Әйе, беренче чиратта әти-әнием өчен. Мин кечкенә чакта ук мине татар телле мохиттә, ана телендә укытыла торган мәктәптә күрергә теләгәннәр иде. Чөнки, минемчә, туган телен белмәгән кеше гомумән дөньядагы үз урынын таба алмый. Үзеңә якын булган туган әдәбиятны, мәдәниятне белү кешегә мин бу җирдә кем һәм минем урыным нинди дигән сорауларга җавап булып тора. Әти-әниләрем мине аңлы рәвештә татар гимназиясенә укырга бирде һәм, минемчә, дөрес эшләделәр.

— Мәскәү йә Петербурга китсәң, туган мохитеңнән аерылсаң, кыен булачакмы? Гомумән, читтә яшәп туган телне саклап буламы?

— Бу кешенең үзеннән тора дип уйлыйм. Теләгән кеше читтә яшәсә дә үзенең гореф-гадәтләрен онытмый. Шул ук Финляндия татарларын алсак та. Безнең татар диаспорасы бөтен җиргә таралган бит. Чит җирләрдә яшәсә дә, татарлар үз мәдәниятен саклый ала. Мәскәү, Петербурда да татарлар аз димәс идем, анда да татарлыкны саклап була дип уйлыйм.

— Дусларың белән нинди телдә сөйләшәсез?

— Татарча сөйләшәбез. Танышларым арасында барысы да татар түгел, кайберләре белән урысча да сөйләшәм. Ләкин үзем күбрәк татарча сөйләшергә тырышам.

— Үзең татар чараларында катнаштың дип тә беләбез.

— Әйе, иң истә калганы — "Татар егете" бәйгесендә катнашуым, 2017 елда шәһәр бәйгесендә җиңгән идем. Болай, төрле әдәби чараларда, нәфис сүз кичәләрендә катнашырга яратам. Төрле шигърият бәйгеләрендә урыннар да алырга тырышам.

— Татар теле юкка чыга бара диләр. Үзең моның турында ни уйлыйсың, татарлыкны ничек саклап була?

— Татарлыкны саклар өчен, моңа үзеңнән өлеш кертергә кирәк дип саныйм. Һәрнәрсә үзебездән тора: нинди телдә сөйләшәбез, мохитебез нинди, телне кулланырга телибезме, юкмы. Бу халыкның үзеннән тора, халык яшәргә тели икән, ул яшәячәк, үсәчәк. Ә инде кешеләр моңа битараф караса, әлбәттә, ахыры билгеле булачак. Минемчә, татар халкы бетмәс. "Мин татарча сөйләшәм", "Гыйлем" проектлары, "Сәләт" кебек оешмалар бар икән, минемчә, без үлмәбез, киресенчә, үсеш кичерербез. Татарларның киләчәген якты итеп күрәм.

* * *

Узган ел Мәскәүдәге 179нчы мәктәп укучысы Руслан Сәлимгәрәев тә Бердәм дәүләт имтиханындагы дүрт фәннән дә максималь балл җыеп барлыгы 400 балл алган иде.

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG