Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкә мәхкәмәсе Навальныйны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды


Алексей Навальный

Элегрәк Химки шәһәре мәхкәмәсе Навальныйны 30 көнгә сак астына алу карарын чыгарган икән. Бүген аның аппеляциясе каралды.

Мәскәү өлкә мәхкәмәсе Химки шәһәр мәхкәмәсенең Русия сәясмәне Алексей Навальныйны 30 көнгә сак астына алу карарын үз көчендә калдырды.

Шикаятьтә адвокатлар күрсәткәнчә, беркем дә тоткарлануны 30 көнгә озайтуны сорамаган, һәм мәхкәмә үз вәкаләтләреннән чыккан. Моннан тыш, оппозиционерның Германиядә дәваланганын раслаучы кәгазьләр беренче утырышта ук тапшырылган. Шулай ук адвокатлар сүзләренчә, мәхкәмә буласы алдан хәбәр ителмәгән, адвокатларга Эчке эшләр идарәсе бинасына керергә рөхсәт булмаган һәм Навальный белән сөйләшергә рөхсәт ителмәгән.

Адвокатлар изоляторда Навальныйның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч янавын ассызыклый һәм Химки мәхкәмәсе карарын канунсыз дип саный.

  • Алексей Навальный 17 гыйнварда Германиядән кайткач Шереметьево һава аланында кулга алынды. Икенче көнне мәхкәмә аны 30 тәүлеккә сак астына утыртты. 2 февральдә аның шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын төрмә карарына алыштыру турында мәхкәмә утырышы башланырга тиеш. Навальный һәм аның тарафдарлары пртест белдереп урамнарга чыгарга чакырды. Оппозиция вәкиле үзен эзәрлекләүне сәясиләштерелгән дип саный. Хокук яклаучылар һәм Көнбатыш илләре дә шундый фикердә.

XS
SM
MD
LG