Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Русия халкы 2020 елда рекордлы дәрәҗәдә кимегән


Узган елда илдә халык саны 500 мең кешегә кимегән. Халыкның шулай күпләп кимүе 15 ел элек булган.

Русиядә даими яшәүче халыкның саны 2020 елда 500 мең кешегә кимегән. Бу санны Росстат китерә. Халыкның шулай күпләп кимүе соңгы тапкыр 2005 елда - 15 ел элек булган.

2021 елның гыйнварына Русия халкы саны (аннексияләнгән Кырымны да кертеп) 146,238 миллион кеше булган. 2020 елның 1 гыйнварына ул 146,739 млн кеше тәшкил иткән. Шулай итеп, халык кимүе ел эчендә 511 мең кеше тәшкил иткән. 2019 елда исә илдәге халык саны нибары 35,6 мең кешегә кимегән булган.

2020 елда халык саны балалар тууның кимүе, чит илләрдән килүчеләр саны кискен кыскаруы һәм коронавирус пандемиясе аркасында үлемнәр саны артуы аркасында кимегән, дип яза РБК.

2020 елның гыйнвар-ноябрь айларында туучылар саны 4,4 процентка азайган һәм 1,306 млн тәшкил иткән (2019 елда – 1,365 млн).

Табигый кимү, ягъни үлемнәрнең тууларга караганда артык булуы шул ук вакыт аралыгында ике тапкыр тизәйгән: 2019 елда ул 286 кеше булса, 2020 елда - 575 кеше.

Чикләр ябылу аркасында миграция агымы (гыйнвар-октябрь айларында) нибары 86 мең кеше тәшкил иткән. 2019 елда ул 223 мең кеше булган.

Ноябрь ахырында "Медиазона" Русиянең коронавирус үлемнәре рәсми саны илдә гадәттәгедән артып киткән үлемнәр саныннан берничә тапкырга аерыла дип язып чыкты. Апрельдән октябрьгә кадәр Русиядә соңгы 5 елдагы уртача үлемнәр санына караганда 120 мең үлем артыграк булган. Ә оператив штаб бу вакыт аралыгында коронавирустан бары 28,2 мең үлем генә булды дип хисап бирде. Росздравнадзор да коронавирустан үлемнәрне санында төгәлсезлекләр бар дип белдергән иде. Росстат саннарынча, (декабрьне кертмичә) коронавирус теге яки бу дәрәҗәдә 120 меңнән артык русияленең үлеменә сәбәп булган диелә.

XS
SM
MD
LG