Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада татар телен тирәнтен өйрәтүче полилингваль мәктәп ачылды


Нефтекамада "Белем" мәктәбе.
Нефтекамада "Белем" мәктәбе.

Быел анда 180ләп укучы кабул итәргә җыеналар.

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә "Белем" татар телен тирәнтен өйрәтүче полилингваль мәктәбе реконструкциясе тәмамланган. 30 гыйнварда аны республика башлыгы Радий Хәбиров карады.

1960 елда ук төзелгән мәктәп-интернатны төзекләндерү 2019 елда башланды. Моның өчен "Башнефть" ширкәте Башкортстанның социаль максатчан програмы фонды аша 103,4 млн сум бүлде. 69 млн сумлык җиһаз алу өчен акчаны республика һәм шәһәр бюджеты биргән.

Мәктәп мөдире Илдар Мортазин сүзләренчә, якын араларда мәктәп балалар кабул итә башлый. 2021 елда беренче-бишенче сыйныфларга 180 укучы кабул итәргә җыеналар. Барлыгы 400 укучыга исәпләнгән.

Интернат өлешендә реконструкция дәвам итә, җылы спорт залы да соңрак төзеләчәк.

2019 елда Хабиров кул куйган фәрманга ярашлы, Башкортстанда 2024 елга барлыгы 14 полилингваль мәктәп булдырылачак. Аларда укыту башкорт, инглиз һәм рус телләрендә булачак.

Татар җәмәгатьчелеге "гимназия шактый кечкенә, ул бары 400 укучыга исәпләнгән, шуңа күрә республика җитәкчеләре барлык халыкка да тигез карый башлады дип авыз тутырып сөйләү бик үк дөрес түгел", дип саный.

XS
SM
MD
LG