Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: февральдә нәрсә карарга?


Пандемия дәвам итү сәбәпле, зур студияләр кинотеатрларга яңа фильмнар чыгарырга һаман ашыкмый. Шулай да, кинода карарлык берничә кызыклы фильм бар. Шулай ук стриминг хезмәтләре дә кызыклы сериаллар тәкъдим итә.

1. Поли (Poly)

Пандемия вакытында алгы рәткә зур блокбастерлар түгел, ә кечкенә студияләрнең автор фильмнары чыга. Шундыйларның берсе – Франция белән Бельгиянең уртак проекты булган "Поли" фильмы.

Сесил исемле 10 яшьлек кыз әнисе белән Париждан авыл җирлегенә күченә. Авылда ул беркем белән дә дуслаша алмый. Бер тапкыр алар янында күчмә цирк туктый, циркның төп йолдызы – Поли исемле пони. Сесил циркта Полига мөнәсәбәтнең начар булуын белгәч, аңа ярдәм итәргә тели. Кыз хайванны коткарып, аның белән качып китә, яңа дусларны маҗаралы сәяхәт көтә.

  • Кемгә карарга? Гаилә белән карарлык яхшы фильм.
  • Кайчан һәм кайда карарга? Русия кинотеатрларында 4 февральдән күрсәтелә башлый.

2. Кар аркылы (Snowpiercer) – 2 сезон

Узган ел Netflix платформасында шактый популяр булган "Кар аркылы" сериалының быел икенче сезоны. Ул гыйнвар азагында күрсәтелә башлады, атнасына бер серия чыгып бара. Сериалны кимендә актерлар уены өчен карарга мөмкин. Төп рольне Дженнифер Коннелли башкара, икенче сезонда аңа Шон Бин кушылачак.

Сериал сюжеты моңарчы "Паразитлар" режиссеры буларак танылган Пон Джун-хо төшергән фильм эчтәлегенә бик охшаш. Дөньяда техноген һәлакәт аркасында боз чоры җитә. Барлык исән калган кешеләр туктаусыз хәрәкәт иткән поездда бара. Поездда кырыс социаль иерархия: байлар поезд башында беренче класста яшәсә, фәкыйрьләр иң ахырда начар шартларда гомер итә. Фильм ризалызлык белдергән фәкыйрьләрнең инкыйлаб ясау омтылышын тасвирлый.

  • Кемгә карарга? Постапокалиптик дөнья белән мавыгучыларга.
  • Кайчан һәм кайда карарга? Netflix платформасында ай дәвамында.

3. Том һәм Джерри (Tom and Jerry)

Яртылаш фильм, яртылаш мультфильм булган бу кино танылган мультфильм франшизасын дәвам итә. Кайла исемле кыз бай кунакханәдә эшли, анда ул Джерри тычканын күрә һәм аннан котылырга тели. Тычканнан котылыр өчен ул Том исемле урам мәчесен яллый. Тик проблем җиңел генә хәл ителми.

Фильм кызыклы механика ярдәмендә төшерелгән, сез монда чын актерларны да, анимация каһарманнарын да күрә алырсыз. Төп рольне Хлоя Грейс Морец башкара.

  • Кемгә карарга? Балаларга. Шулай ук гаилә белән карарлык фильм.
  • Кайчан һәм кайда карарга? Русия кинотеатрларында 25 февральдән күрсәтелә башлый.

4. Ванда/Вижн (WandaVision)

Бу сериал шулай ук гыйнварда күрсәтелә башлады, тик аның иң кызыклы серияләре февраль аенда күрсәтелә башлый. Disney+ платформасында чыга торган сериал озак тәнәфестән соң Marvel студиясенең беренче кинопроекты булып тора, узган 2020 елда студия фильмнары чыкмады, сериаллар исә кичектерелде.

Ванда белән Вижн – американ хыялын чагылдырган кечкенә Вествью шәһәрчегендә яшәүче яшь гаилә. Башта тормыш аларга идеаль булып тоелса да, бераздан алар сәер вакыйгаларга игътибар итә башлый. Шул ук вакытта Вествью шәһәре янында FBI хезмәткәрләре аномалияне аңларга тырыша.

  • Кемгә карарга? Marvel комикслары дөньясын яратучыларга.
  • Кайчан һәм кайда карарга? Disney+ платформасында ай дәвамында.

5. Юкка чыканнар (Extinct)

Кечкенәрәк балаларны кайсы мультфильмга алып барыйм дип баш ватучылар өчен ай уртасында "Юкка чыкканар" мультфильмы чыгачак. Урыс телендә бу мультфильмны "Пончары" дип атаганнар, бу баш геройларны яхшы тасвирлый.

Күмәч кебек түгәрәк булган җан ияләре инде күптәннән юкка чыккан. Тик вакыт парадоксы аркасында алар бүгенге дөньяга эләгә. Һәм үз нәселләрен коткарыр өчен "пончарлар" вакыт буенча сәяхәткә чыга.

  • Кемгә карарга? Кечкенә балаларга.
  • Кайчан һәм кайда карарга? Русия кинотеатрларында 11 февральдән күрсәтелә башлый.

XS
SM
MD
LG