Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: 2021 елның иң көтелгән 15 фильмы


Пандемия аркасында 2020 елның күп кенә премьерасы кичектерелде. Коронавирус зәхмәте чигенсә, 2021 елда тамашачыны күп кенә кызыклы кинопроект көтә. Быел кинотеатрларда һәм стриминг-хезмәтләрдә нәрсә карарга? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә.

Искәрмә

Әлеге исемлек "IMDb" һәм "Кинопоиск" сайтларында фильмнарны көтү рейтингы нигезендә төзелгән. Биредә күпчелекне блокбастер һәм киң аудиториягә юнәлгән фильмнар тәшкил итә. Башка көтелгән фильмнар һәм автор кинолары белән "Киноханә" шәлкеме ел дәвамында таныштырып торачак.

1. The King's Man –​ Русиядә 11 мартта көтелә

"Kingsman" – "супер шымчылар" оешмасы, алар яшерен рәвештә кешелеккә хезмәт итә. Фильм оешма тарихында иң сәләтле агентларның берсе, Оксфорд герцогы улы Конрад тирәсендәге вакыйгаларны тасвирлый. Англиягә хезмәт итәргә теләгән яшь егет шымчылар һәм үтерүләр дөньясына килеп эләгә.

Фильм танылган һәм шактый популяр булган Kingsman фильмнарының өченчесе булып тора. Беренче ике фильм Тэрон Эджертон, Колин Ферт, Сэмюэл Джексон уены белән истә калды. Бу өлештә исә Харрис Дикинсон, Рэйф Файнс, Даниэль Брюль уйный.

2. Кара тол хатын (Black Widow) –​ Русиядә 6 май көнне көтелә

Узган елдан күчкән иң яңгырашлы фильмнарның берсе. 2020 ел, гомумән, Marvel студиясе өчен шактый уңышсыз булып чыкты. Соңгы елларда иң күп акча җыя алган Marvel ширкәте үз фильмнарының дүртенче фазасын үзе теләгәнчә һәм вакытында башлый алмады.

Наташа Романофф исемле каһарман турында күптән уйланылган проект безгә үткәнне күрсәтәчәк, фильм вакыйгалары Чиксезлек сугышы фильмына кадәр барачак. Marvel киногаләменең продюссеры Кевин Файги әлеге фильм Наташа гамәлләренә башкача карарга мөмкинлек бирәчәк дип белдерде. Тамашачыларны Скарлетт Йоһанссон башкаруындагы каһарман гына түгел, аның берничә хезмәттәше дә көтә, аларның ролен Рэйчел Вайс белән Флоренс Пью башкара.

3. Форсаж 9 (F9) –​ Русиядә 27 май көнне көтелә

2021 елда "Форсаж" фильмнар сериясенә 20 ел тула. Бу уңайдан Доминик Торрето (Вин Дизель) һәм аның такымы дөнья тирәли сәяхәткә чыга. Эш шунда ки, кибертеррорчы Сайфер Доминикның энесе белән берләшеп, баш геройларга һөҗүм итәргә әзерләнә.

Фильм продюсерлары яңа фильм экшн яратучылар күңелен яулап алачак дип вәгъдә итә. Кино сюжет мәгънәсе белән мактана алмаса да, хәрәкәтчән кино яратучыларга һичшиксез ошаячак.

4. Өрәк аучылары (Ghostbusters: Afterlife) –​ Русиядә 9 июньдә көтелә

Ике яшүсмер балалы ялгыз ана Оклахомадагы иске фермага күченә. Ферма ул белмәгән әтисеннән мирас булып кала. Балалар үз бабасы турында күбрәк белергә теләп, танылган өрәк аучыларының Ecto-1 дигән машинасын табалар.

Моннан тыш фильм эчтәлеге әллә ни ачылмый. Аның элекке "Өрәк аучылары" фильмнарының туры дәвамы булачагы гына билгеле.

5. Веном: Карнаж булсын (Venom: Let There Be Carnage) –​ Русиядә 24 июньдә көтелә

Marvel кино дөньясының Sony идарә иткән өлешеннән каһарман фильмының дәвамы. Веномның (Том Харди) төп дошманы маньяк-үтерүче Клетус Кэсседи (Вуди Харрельсон) булачак дип көтелә. Кэсседи – Карнаж, башка симбиот хуҗасы, аңа ярдәмгә Наоми Харрис герое да киләчәк.

Кайбер чыганакларга күрә, тамашачылар фильмда Үрмәкүч-кешене дә күрәчәк. Моның турында фильм продюсеры да әйткән, гомумән, студия барлык фильмнарны бер чылбырга җыярга планлаштыра.

6. Беленмәгән (Uncharted) –​ Русиядә 15 июльдә көтелә

Пиратларларның танылган капитаны Френсис Дрейк күпсанлы хәзинәләр туплый, аның үлеменнән соң 400 ел уза. Аның нәселе вәкиле Натан Дрейк (Том Һолланд) бабасы хәзинәләренә юл ачкан артефактка ия була, һәм Тын океан суларында югалган серле утрауга юл тота. Юлбасарларга каршы көрәшеп, аңа юлдашы белән бергә борынгы серләр табышмакларын чишәргә кирәк булачак.

Филмь Uncharted дип аталган танылган уеннар сериясенә нигезләнеп төшерелгән.

7. Дюна (Dune) –​ Русиядә 30 сентябрьдә көтелә

Узган елдан күчерелгән тагын бер фильм. Танылган Дени Вильневның танылган франшизаны экранлаштыру омтылышы. Режиссер бу юлы фәнни фантастика классикасына тотынырга булган, ул Фрэнк Гербертның "Дюна" әсәрен экранга чыгарырга җыена. Күп томнан торган әлеге әсәр ерак киләчәкне, кечкенә Дюна планетындагы империядә хакимият өчен көрәшне тасвирлый.

Моңарчы "Дюна"ны фильмда күрсәтү омтылышлары күп булган, һәм барысы да уңышсыз саналган. Пандемия Вильнев экранизациясен дә тоткарлады булып чыкты. Беренче (киноның дәвамы да булырга охшый) фильм сюжеты ике гаилә көндәшлеген тасвирлый. Вакыйгалар үзәгендә –​ 15 яшьлек Пол. Төп рольләрне Тимоти Шаламе, Оскар Айзек һәм Ребекка Фергюсон башкара. Башка рольләрдә дә танылган Һолливуд йолдызлары күп.

8. Соңгы дуэль (The Last Duel) –​ Русиядә 14 октябрьдә көтелә

Пандемия аркасында төшерү процессы кичектерелгән фильмнарның берсе. Бу –​ режиссер Ридли Скоттның тарихи драмасы. Ул норманд рыцаре Жан де Карруж тормышын тасвирлый. Сугыштан кайтканнан соң ул хатыны көчләнгән икәнен белә. Гаделлек эзләп, ул Франция патшасы Карл VI-гә мөрәҗәгать итә һәм көчләүчене дуэльгә чакыра.

Фильмда төп рольләрне Мэтт Дэймон, Бен Аффлек һәм Адам Драйвер башкара. Фильм Эрик Ягер романы нигезендә төшерелгән, ул чын вакыйгаларга, Франциядә XIV гасырда урын алган соңгы кануни дуэльга нигезләнә.

9. Үлемсезләр (Eternals) –​ Русиядә 4 ноябрьдә көтелә

Бу Marvel студиясе фильмы да 2020 елдан нәкъ бер елга күчкән (узган ел аның премьерасы 4 ноябрьгә билгеләнгән булган). Фильм кинокомикслар галәмендә инде 25нче фильмы булачак. Бу юлы ул безгә таныш каһарманнарны түгел, имеш күптәннән галәмдә яшәгән үлемсезләр кавемен күрсәтәчәк (комиксларга күрә, әлеге кавем 5 миллион ел элек барлыкка килгән). Фильм авторлары моңарчы күрелмәгән сюжет вәгъдә итә, вакыйгалар төрле тарихи чорларны, төрле урыннарны биләячәк.

Төгәл сюжет сер итеп тотыла, үлемсезләрнең алгы планга чыгуы Танос гамәлләре белән генә аңлатыла. Фильм танылган Һолливуд йолдызлары төшкән: Анджелина Джоли, Ричард Мэдден, Сальма Һайек һәм башкалар. Режиссер кәнәфиендә Хлоя Чжао утыра.

10. Үти алмаслык миссия 7 (Mission: Impossible 7) –​ Русиядә 18 ноябрьдә көтелә

Бу сериядән күпме фильм чыкса да, тамашачы аны барыбер караячак дигән хис бар. Франшизаның чираттагы киносы шымчы Итан Хант турында. Төп актерлар шул ук: Том Круз, Саймон Пегг, Ребекка Фергюсон, Винг Реймз, Ванесса Кирби. Төп трюкларны Том Круз үзе башкарган, алар арасында – мотоциклда трамплиннан һәм карьерга парашют белән сикерү.

Фильмны төшерү процессы берничә тапкыр тоткарланды, сәбәбе - коронавирус таралу иде. Шуңа күрә фильмны төшергәндә берничә кешенең чикләүләрне үтәмәүне күргәч, Том Круз чыдамаган һәм аларга кычкырган, әлеге аудиоязма зур резонанс тудырды.

11. Үрмәкүч-кеше сиквелы (Untitled Spider-Man Sequel) –​ Русиядә 16 декабрьдә көтелә

Том Һолланд өченче тапкыр Нью-Йоркта яшәүчеләрне яклаган Питер Паркер ролен уйный. Тимер кеше үлгәннән соң, аның яңа остазы Доктор Стрэндж (Бенедикт Камбербэтч) булачак, ә вакыйгалар күпсанлы дөньялар галәме тирәсендә барыр дип көтелә. Узган фильмда үрмәкүч-кешенең исемен бөтен дөньяга танытуда аңа Стрэндж ярдәм итәргә тиеш булачак.

Фильмга кызыксынуны элекке үрмәкүч-кешеләр турында фильм актерлары кайтуы да арттыра. Отто Октавиус ролендә Альфред Молина, Мэри Джейн ролендә Кирстен Данст кайтуы инде төгәл билгеле. Моннан тыш фильмда элекке үрмәкүч-кешеләр Тоби Магуайр белән Эндрю Гарфилд төшәчәк дигән имеш-мимешләр дә йөри.

12. Шерлок Һолмс 3 (Sherlock Holmes 3) –​ Русиядә 22 декабрьдә көтелә

Эксцентрик детектив һәм аның тугры дусты турында өченче фильм вакыйгалары икенче фильмнан соң тугыз ел узгач урын алачак. Мориарти белән көрәштә Һолмс исән кала һәм ул җинаять дөньясын тар-мар итү эшенә кайта.

Бу юлы Гай Ричи урынына режиссер кәнәфиенә Декстер Флетчер ("Рокетмен") утырачак. Сюжет, гадәттәгечә, сер булып саклана. Бер әңгәмәсендә Роберт Дауни-кече "өченче Шерлок Һолмс Marvel кебек яңа детектив кино дөньясына юл салачак", диде. Фильм әлегә 2021 елның декабрь азагында күрсәтеләчәк диелә, ләкин премьера 2022 елга да күчәргә мөмкин.

13. Матрица 4 (The Matrix 4) –​ Русиядә 23 декабрьдә көтелә

Һичшиксез, елның иң көтелгән фильмнарның берсе. Әйе, озак еллар узганнан соң Лана Вачовски танылган трилогиянең дәвамын төшерәчәк. Фильм эчтәлеге турында әлегә берни билгеле түгел: режисер белән Warner студиясе аны бик тырышып яшерә. Киану Ривз әңгәмәләрнең берсендә фильмның приквел булмавын әйткән иде.

Актерлардан фильмда Киану Ривз үзе, шулай ук Кэрри-Энн Мосс (Тринити) белән Джада Пинкетт Смит (Найоби) төшәчәге билгеле. Төп антагонистны Нил Патрик Харрис уйнаячак.

14. Аннетт (Annette) –​ премьерасы билгесез, Amazon платформасында чыгачак

Amazon француз режиссеры Леос Караксның әле 2016 елда төшерә башлаган фильмын финанслаган. Стендап-комик үз хатынын, опера җырчысын югалта һәм ике яшьлек кыз белән ялгыз кала. Кызның гадәти булмаган сәләте барлыкка килә. Фильмны мәхәббәт тарихы һәм музыка йолдызларының үсеш һәм егылу тарихы дип тасвирлыйлар.

Сценарийгә күрә, фильмда Sparks рок-төркеме җырлары күп, ләкин бу мюзикл түгел. "Аннетт" Караксның иң кыйбат проекты булачак, фильм бюджеты 15,5 млн доллар тәшкил итә.

15. Пиноккио (Pinocchio) –​ премьерасы билгесез, Netflix платформасында чыгачак

Әлеге фильмга акчаны танылган режиссер Гильермо дель Торо ун еллап эзләгән. Һәм 2018 елда аңа акчаны Netflix биргән. Карло Коллоди әкиятенә нигезләнгән мультфильм вакыйгалары 1930нчы елларда фашистик идарә астында булган Италиядә бара.

Режиссер фильмны принципиаль рәвештә курчаклар ярдәмендә төшерергә булган, шул рәвешле экспрессия көчлерәк, ди ул. Тавышландыру эшендә исә танылган Һолливуд йолдызлары катнаша: Кейт Бланшетт, Тильда Суинтон, Эван Макгрегор, Кристоф Вальц һәм башкалар.

XS
SM
MD
LG