Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист, тарихчы Камил Галиев 10 тәүлеккә сак астына алынган


Камил Галиев.
Камил Галиев.

Камилне узган шимбәдә протест чарасына чыгуда гаепләп тоткарлаганнар иде. Мәхкәмә утырышы адвокатсыз узган.

31 гыйнварда Мәскәүдә яшь тарихчы Камил Галиев тоткарланды. Ул узган шимбәдә урам чараларында катнашуда гаепләнде. Әнисе Римма Галиева хәбәр итүенчә, якшәмбе иртәнге тугызда куәт оешмасы хезмәткәрләре аларның фатирына килгән.

"Әле генә улым артыннан килделәр. Бүген без театрга барырга тиеш идек. Иртәнге 9да килделәр, мин әле тормаган идем. Дүрт кеше килде, 23 гыйнвар митингта катнашкан, бездә видеоязма бар, диделәр. Мин аларны фатирга кертмәдем, мин инвалид, дидем. Минем белән сөйләшергә теләмәделәр, моны улымның балигъ булуы белән аңлаттылар. Минем белән сөйләшкән вакытта (миндә яман шешнең дүртенче стадиясе), органнардан килгән бер иптәш битлексез иде. Мин аның санитар режимны бозуын әйткәч, ул теләр-теләмәс генә битлеген киде", дип хәбәр итә Римма Галиева үзенең Facebook сәхифәсендә.

Римма ханым язуынча, полиция бүлегенә Камил артыннан киткән әтисен эчке эшләр бүлегенә кертмәгәннәр. Соңрак билгеле булганча, Камил Галиевне мәхкәмә 10 тәүлеккә административ сак астына алган. Утырыш адвокатсыз узган. Римма ханым Камилне тәгаен генә нәрсәдә гаепләп утыртуларын белмибез диде.

Галиевлар Камилнең тоткарлануы турында ОВД-инфога хәбәр иткән.

Камил Галиев - тарихчы, журналист, "Высокая Порта" телеграм-каналы авторы.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG