Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сак астыннан чыгу белән Руслан Нуртдинов һәм Альберт Рәхмәтуллин тоткарланган


Руслан Нуртдинов, 25 гыйнвар фотосы.
Руслан Нуртдинов, 25 гыйнвар фотосы.

Моннан тыш, Алексей Навальныйның Уфадагы штабы координаторы Лилия Чанышева һәм юристы Федор Телин белән дә элемтә юк.

Уфада административ сак астында 10 көн утырып чыкканнан соң ук "Стоп БашРТС" хәрәкәте лидеры Альберт Рәхмәтуллин тоткарланган. Бу хакта активист үзе хәбәр итте. Аның сүзләренчә, аны Уфаның бишенче полиция бүлегенә алып киләләр. Сәбәпләре әйтелми.

Шул ук полиця бүлегенә иртәнге якта активист Руслан Нуртдинов та китерелде. Ул 23 гыйнварда килештерелмәгән митингта катнашуы өчен сак астына биш тәүлеккә утыртылып, аннан чыгып килә иде. Журналистларга активист полициягә "корбан" буларак сорау алуга китереләм дип белдергән. Нуртдинов турында да башка мәгълүмат әлегә юк.

Моннан тыш, Алексей Навальныйның Уфадагы штабы координаторы Лилия Чанышева һәм юристы Федор Телин белән дә элемтә юк, аларны да тоткарлаган булырга мөмкин дип белдерә тарафдарлары.

Уфада 31 гыйнварда каршылык чарасы уза. Ул хакимиятләр белән килешетерлмәгән. 20дән артык кеше тоткарлануы хәбәр ителә. Халык Уфа дәүләт аграр университеты янында җыелып, Ленин урамы булайп Хөкүмәт йортына таба атлады, бераздан Телеүзәк ягына китте. Интернетта таралган видеолардан күренүенчә, бигрәк тә Хөкүмәт йорты янында полиция кешеләрне кырыс рәвештә тоткарлады.

XS
SM
MD
LG