Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гамалея үзәге Голәмә шурасы рәисенә "Спутник V" вакцинасының нәрсәдән ясалуын ачкан


Кеше организмыннан алынган нинди дә булса кушылмалар вакцинада юк, диелгән. Аның нәрсәләрдән ясалганлыгы турында тулы мәгълүмат бирелә.

Русия мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмә шурасы рәисе Илдар Аляутдиновка "Спутник V" вакцинасын җитештерүче Гамалея үзәгеннән вакцинаның нинди кушылмалардан торганы турында хат килгән. Бу хакта РБК хәбәр итә. Хатны фәнни үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург имзалаган.

Кеше организмыннан алынган нинди дә булса кушылмалар вакцинада юк, диелгән. Аның нәрсәләрдән ясалганлыгы турында тулы мәгълүмат бирелә. Вакцинаның беренче өлешенең төп матдәсе - SARS-CoV-2 вирусының S аксымы гены кергән рекомбинант аденовирус кисәкчәләренең 26нчы серотипы. Ярдәмче матдәләр: трис (гидроксилметил) аминометан, натрий хлориды, сахароза, магний хлориды гексагидраты, ЭДТАдинатрий тозы дигидраты, полисорбат, этанол 95 %, инъекция өчен су.

Икенче өлешенең төп матдәсе SARS-CoV-2 вирусының S аксымы гены кергән рекомбинант аденовирус кисәкчәләренең бишенче серотипы. Ярдәмче матдәләр шул ук кала.

Моннан тыш, Татарстан мөфтиятенең "Спутник V" вакцинасының хәләллеген тикшерүне сорап язган хатыннан соң, Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге дә вакцина җитештерүчеләргә бу сорауны юллаган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бу атна ахырында - киләсе атна башында республикага 15 мең доза "Спутник V" вакцинасы киләчәк диде. 29 гыйнварда 19 300 доза кайткан иде.

Март башында Татарстанда "ЭпиВакКорона" вакцинасы килүе дә көтелә.

1 февральгә республикада 12,9 мең кеше коронавирустан вакцина ясаткан.

XS
SM
MD
LG