Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте Русия вакцинасының хәләллеген тикшерүне сораган


Ирек Җиһаншин.
Ирек Җиһаншин.

Коронавируска каршы вакцинада дуңгыз желатины булган очракта, мөфтият голәмәләр шурасын җыячак.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте коронавируска каршы вакцинаның хәләллеген белү максатыннан, "Спутник V" һәм "ЭпиВакКорона"ны җитештерүчеләреннән аның составын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта мөфтият каршында эшләүче "Хәләл" комитеты җитәкчесе Ирек Җиһаншин РИА Новостига сөйләгән.

"Әгәр җитештерү вакытында дуңгыз желатины кулланылып, ләкин вакцинаның үзенә кермәгән икән, бу да аның хәләллегенә йогынты ясаячак. Дуңгыз белән бәйле эшләнмәләрне файдалану тыелган", дип белдергән ул.

Җиһаншин сөйләвенчә, әгәр дә вакцинада тыелган матдәләр булуы ачыкланса, Татарстан диния нәзарәте голәмәләр шурасын җыячак. Алар мөселманнарга аны ясатырга ярыймы-юкмы икәнлеге хакында карар кабул итәчәк. Әлеге фәтва бөтен Русия мөселманнарына кагылачак.

Татарстан мөфтияте дуңгыз желатиныннан тыш, вакцинада 1973 елда кешенең эмбриональ бөереннән алып эшләнгән HEK 293 (Human Embryonic Kidney 293) күзәнәкләре линиясен куллануны да белергә тели. Моңа христиан диненең кайбер юнәлешләре каршы чыга.

"Без вакцинаны эшләгән институтлардан җавап көтәбез. Җәмгыять өчен дөрес продукт алырга ярдәм итәсебез килә", дип сөйләгән Ирек Җиһаншин.

Моңа кадәр "Спутник V" вакцинасын Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин ясаткан иде.

Татарстан COVID-19га каршы киңкүләм вакциналауга әзерләнә. Гамалея исемендәге үзәк эшләгән "Спутник V" февраль аенда Татарстанга 190 мең данәдә китерелергә тиеш. "Вектор" үзәге ясаган "ЭпиВакКорона"ны да республикага килүен көтәләр.

Кайбер мөселманнар вакцинаның хәләллеге турында борчылу белдерде. Беренче булып анда тыелган матдәдәләр булырга мөмкин дигән шик Индонезиядә һәм Британиядә туды.

Коронавируска каршы Pfizer BioNtech, Moderna һәм AstraZeneca вакциналарының интернет сәхифәләрендә аларның берсендә дә дуңгыз компонентлары кушылмаганы язылган.

Кытай ширкәтләре һәм Русия җитештергән "Спутник-V" вакцинасының эчендә нәрсәләр булуы әле билгеле түгел, алар бу хакта дәшми. Кайбер дин әһелләре исә, вакцинаның башка аналогы юк икән, аның дәвалаячагы расланган, кеше сәламәтлегенә мөһим икән һәм аңа альтернатива булмаса, бу очракта вакцинаны кулланырга мөмкин дип саный.

Ике атна чамасы элек Азатлыкта мөселманнарның COVID-19га каршы вакцинаның хәләллеге белән кызыксынуы турында язма чыккан иде.

XS
SM
MD
LG