Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар COVID-19га каршы вакцинаның хәләллеге белән кызыксына


Pfizer вакцинасы

Дөньяда COVID-19га каршы киңкүләм вакциналау барган мәлдә, кайбер мөселманнар аның хәләллеге турында борчылу белдерә. Татарстан һәм Башкортстанда рәсми дини идарәләр әлегә бу мәсьәләдә халыкны тынычландырырга ашыкмый.

Татарстан һәм Башкортстанда да СOVID-19га каршы вакцина кадау башланды. Төрле фармация ширкәтләре бар дөнья буйлап иммунлаштыруны тизләтү өчен вакцинаны күбрәк җитештерү мәшәкате белән мәшгуль булганда, кайбер мөселман илләре вакцинаның хәләллеге турында, аерым алганда, аның эчендә мөселманнарга тыелган матдәләр юк микән дигән борчылу белдерә. Беренче булып мондый шикләр иң зур мөселман иле саналган Индонезиядә туды.

Андый борчулар мөселманнар күпләп яшәгән Британия дә бар, ә анда вакцина кадау шактый актив бара. Гомумән алганда, вакциналауга карата күп илләрдә каршылыклы, еш кына тузга язмаган фикерләр яшәп килә, шуларга хәзер мөселманнарны тынычсызландырырлыгы да өстәлде.

Эш шунда, башка чирләргә каршы кайбер вакциналарда желатин да кулланыла, ә аны кайбер фармация ширкәтләре электән үк эре мөгезле терлек һәм дуңгыз сөякләреннән аерып чыгара. Бу, әлбәттә, мөселманнарда шунда ук төрле шикләр уята. "Азчылыклар арасында дөрес булмаган мәгълүмат вакцинацияне катлауландырырга мөмкин", дип кисәтә Британия ислам медицина ассоциациясе (BIMA) баш сәркатибе Салман Вакар. Шуңа күрә ул фармация ширкәтләренә мөрәҗәгать итеп, борчылган дини азчылыкларга вакцина составы турында тулырак мәгълүмат бирергә өндәде.

Коронавируска каршы Pfizer BioNtech, Moderna һәм AstraZeneca вакциналарының интернет сәхифәләрендә аларның берсендә дә дуңгыз компонентлары кушылмаганы язылган.

Кытай ширкәтләре һәм Русия җитештергән "Спутник-V" вакцинасының эчендә нәрсәләр булуы әле билгеле түгел, алар бу хакта дәшми.

"Бу турыда белмим. Ялгышмасам, желатин юк кебек. Ләкин төгәл әйтә алмыйм", диде Азатлыкка Казан дәүләт университеты галиме, микробиолог Павел Зеленихин Русиянең "Спутник-V" вакцинасы турында.

Казанда гастроэнтеролог булып эшләүче, үзе дә коронавирус белән каты чирләп алган табиб Айрат Зыятдинов, ислам динендә хәрәм ризыклар катгый билгеләнсә дә, анда чыгармалар да бар, дип әйтә.

Айрат Зыятдинов
Айрат Зыятдинов

"Әгәр дә даруның составында желатин яки спирт булса, әмма аның хәләл аналогы булмаса, аны кулланырга рөхсәт ителә. Бүген күпчелек дарулар, аеруча, капсуллы даруларның барысы да желатиннан. Желатинның чыганагы икәү була: ул йә хайван сөякләре һәм тиресеннән, йә инде диңгез үсемлегеннән эшләнә. Монда төгәлрәк мәгълүматны җитештерүченең сайтыннан, яки даруның белешмә кәгазеннән укып карау кирәк. Әгәр бу даруда желатин, яки спирт бар дип, аны кулланмыйча үзеңә зыян китерәсең икән, үз-үзеңне үтерәсең булып чыга. Бу иң зур гөнаһлардан санала. Зур гөнаһ эшлисеңме, әллә бу даруны кулланып тәүбә эшлисеңме? Кеше үзе сайларга тиеш.

Әгәр дә табиблар вакцина ясатырга кирәк дип әйтсә, җаваплылыкны үз өстенә ала. Кирәкми дисә дә, бу аның өстендә кала. Катгый рәвештә берсен дә дөрес дип әйтеп булмый. Мәҗбүр итү булырга тиеш түгел, бу минем шәхси фикерем. Бүгенгә вакцинаның тискәре йогынтысы булган очраклар күп түгел. Һәркем үзе карар кабул итергә тиеш, ди табиб Зыятдинов.

Татарстан Диния нәзарәте бу мәсьәләдә әлегә бернинди фикер дә, мөрәҗәгать белән дә чыкмады. Мөфтиятнең "Хәләл" комитеты да бу мәсьәләне әле тикшермәгән.

"Иң элек желатинның ничек, нәрсәдән ясалганын карарга кирәк. Аның үсемлектән, яки хайваннан эшләнгән булуы бар. Желатин дип языла икән, аннан шикләнергә, ераграк торырга кирәк. Күп очракта ул дуңгыздан эшләнә", дип җавап бирде "Хәләл" комитеты җитәкчесе Ильяс Җиһаншин.

Татарстандагы дин әһелләре арасында коронавируска каршы вакцина турында төрле фикерләр яшәп килә. Казан шәһәре казые, Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат Мөбарәков сүзләренчә, әгәр дә вакцинада желатин булса, әлбәттә, ясатмаска кирәк. Ләкин аның дәвалаячагы расланган, кеше сәламәтлегенә мөһим икән һәм аңа альтернатива булмаса, бу очракта вакцинаны кулланырга мөмкин.

Булат хәзрәт Мөбәрәков
Булат хәзрәт Мөбәрәков

"Монда вакцинаның кеше өчен ни кадәр мөһим булуын бәяләргә кирәк. Мин сезгә аның кагыйдәләрен генә әйтә алам. Аны куллануны кеше үзе билгели. Бу фикһ (шәригать хокукы) мәсьәләсе генә түгел. Монда медицина, биология өлкәсеннән чыгып та карарга кирәк. Белгечләр бәя бирергә тиеш", диде ул.

Мөбәрәков инде коронавирус белән авырган. Шуңа әле үзе ясату-ясатмау турында әйтә алмый.

"Мөселман табиблары арасында аны рөхсәт итүчеләр бар. Башта аның коронавируска каршы иммунитет булдыруын тикшерергә кирәк. Әгәр кешедә антитәнчекләр аз дәрәҗәдә, йә бөтенләй булмаса, бу очракта вакцина ясатырга була, дип ишеттем", диде ул.

Казанның Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил Бикбаев, желатинны дин галимнәренең күпчелеге тыя, Татарстан мөфтияте дә шул фикер белән эш итә, дип аңлатты.

"Желатин мәсьәләсендә бүгенге галимнәр арасында ике фикер бар. Күпчелеге аны тыя, чөнки ул үзгәрми дип әйтә. Икенче галимнәр исә, желатинны җитештерү барышында андагы дуңгыз матдәләре үзгәреп бетә дип исәпли һәм аны кулланырга рөхсәт итә. Безнең мөфтият күпчелек галимнәр фикерен ала, ягъни желатин үзгәреп бетми, ул тыелган дигән фикер ягында. Икенче мәсьәлә – әгәр дә желатинга дуңгыз кушылмаса, башка хайван – сыер яки сарык сөягеннән ясала икән, хәнәфи мәзһәбендә ул хәләл дип санала. Сөяк нәҗес булып исәпләнми.

Бу очракта зарурияткә кайтабыз. Әгәр дә аналог булмаса һәм кешегә дару кирәк икән, аны куллану рөхсәт ителә. Башка аналог булса, шуны карарга кирәк", диде ул.

Бикбаев, вакцина куллану мәсьәләсе әле өйрәнелмәгән, ди. Үзе дә коронавирустан вакцина ясарга ашыкмый. "Без инде авырып алдык. Алга таба нәрсә эшләячәгебез турында уйламаган", диде Бикбаев.

Башкортстандагы дин әһелләренең дә бу мәсьәләдә фикерләре төрле.

Иске Балтач җәмигъ мәчете имам-хатибы Рәфис Шәйхәйдаров, биредә мөфтиләр фикере мөһим, дип саный.

"Миңа, мөселман кешесенә, вакцинаның нинди матдәләрдән торуын карарга кирәк дип исәплим. Әгәр дә үлем куркынычы янамаса, әлбәттә, аны кулланырга ярамый. Ләкин зарурияттән, җанны саклап калу өчен кулланырга мөмкин дип исәплим. Сүз чарасызлыктан, котылып калу өчен, үтә кирәк булганда куллану турында бара. Бу хакта мөфти фәтвасын ишетәсе килә", ди ул.

Уфаның "Ихлас" мәчетенең мәҗлес җитәкчесе Мөхәммәт Галләм сүзләренчә, үлем курынычы янаган очракларда хәтта дуңгызның итен дә ашау рөхсәт ителә.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

"Һәр дәүләтнең үз галимнәре бар, һәр кешенең үз өендә үз көе. Һәр ил вакцинаны үз иле, үз халкы өчен ясый. Әгәр вакцинага дуңгыздан ясалган желатин кушыла икән, ул православ динен тотучыларга ярый. Ә мөселманнар моны кабул итмәскә мөмкин. Ләкин моның обьектив һәм субъектив яклары да бар. Даруда динебез кушмаган сыекчалар булуы ихтимал. Әгәр ул адәм баласына файдалы икән, әгәр аны үлемнән коткара икән, дуңгыз итен дә ашыйсың. Чөнки биредә инде сүз хәләл-хәрәмгә карамый, җан саклау турында бара. Аллаһы Тәгалә минем өчен үлмәгез, минем өчен яшәгез дигән. Яшәү хакына кеше спирт кушылган даруны да файдалана. Дуңгыз итен динебез ачтан үлмәс өчен зарурияттән файдалануны тыймый. Әлбәттә, сүз соңгы чиктә булган очракта, үлем янаганда куллану турында бара.

Шәхсән үзем галимнәр бер фикергә килмичә, аны ясату куркыныч дип исәплим", диде ул.

Чыгышы белән Башкортстаннан булган һәм хәзер Ростов өлкәсе мөфтие Флүр Арсланов саулык беренче урында тора дип саный.

Флүр Арсланов
Флүр Арсланов

"Коронавируска каршы вакцинада дуңгыз сөяге яки тиресеннән ясалган желатин кулланылу дуңгыз итен ашау саналмый. Ул химик, термик эшкәртелеп үзгәреш кичергән, башка матдәгә әйләнгән килеш кулланыла. Алайга китсә, дуңгыз булган җир шарында яшибез, бер һаваны сулыйбыз. Бүген исәнлек-саулык беренче урында тора, шуңа башка төрле ясалган вакцина булмаса, дуңгыздан ясалган желатинлы вакцинаны да кулланырга була дип исәплим. Коронавирус чигенергә ашыкмый, шуңа аңа каршы тору, исән калып гыйбадәт кылу өчен мин ясату яклы", диде ул.

Болар барысы да мөселман руханиларының шәхси уй-фикерләре, мөфтиятләрдән рәсми аңлатулар әле һаман да юк. Андый шартларда гади мөселманнар үзендә булган, йә булмаган белемгә нигезләнеп карар кабул итә.

Казаннан ике бала анасы Гөлсәрия Сибгатуллина желатиннан ерак торырга тырыша.

Гөлсәрия Сибгатуллина
Гөлсәрия Сибгатуллина

"Дуңгызданмы-юкмы, без желатинга каршы. Мин аны ризык пешергәндә дә кулланмыйм. Коронавируска каршы вакцинада желатин бармы-юкмы икәнен белмим, әгәр булса, бу миндә каршылыклы фикер тудырачак.

Туганнарым, танышларым бу вакцинага каршы, чөнки өйрәнелеп бетмәгән дип саный. Вакцинаның яңа штаммнары чыга тора. Мин дә әлегә бу вакцинаны ясатырга куркам", диде ул.

Казанда яшәүче укытучы, ислам кушканча яшәү тарафдары Линар Канетов Pfizer вакцинасын ясатырга тели. Ә "Спутник V"га ышанмавын белдерә.

Линар Канетов
Линар Канетов

"Pfizer вакцинасын Германиядә төрек кешесе эшләп чыгарды. Монда хәләлме, хәрәмме дигән мәсьәлә тормый. Әгәр вакцинаның файдасы расланган икән, аны ясатырга ярый, минемчә. Үлгәнче яшәвең хәерле. Вакцинаны хәрәм дип фикер йөртү – ул таш гасыр билгесе.

Әгәр дә вакцинада желатин бар һәм ул дуңгыздан эшләнгәне раслана икән, бу очракта аны ясатмам, мөгаен. Җитештерүчеләр дөньяда 1,5 млрд мөселман яшәвен белә, аларны искә алмаса бу отышлы булмаячак", ди ул.

Казаннан эшмәкәр Гөлнар Фәйзрахманова исә бар вакциналарга да каршы булуын әйтә.

"Мин бөтен вакциналардан баш тартам. Аның составын төгәл белә алмыйбыз. Коронавируска каршы вакцина әле сынауларны тулысынча үтмәде (Русия җитештергән вакцинага карый – ред.). Вакыт бик аз үтте. Моны әлегә кеше өстендә сынау дип кабул итәм. Дуңгыз желатины барлыгы белән кызыксынмадым, вакцина ясатырга җыенмагач мөһим мәсьәлә түгел", диде.

Шул да билгеле – кайбер ширкәтләр инде елларча дуңгыз желатины булмаган вакциналар җитештерә. Швейцариянең Novartis фармацевтик ширкәте, мисал өчен, менингитка каршы дуңгыз желатины кермәгән вакцина эшләде. Согуд Гарәбстаны һәм Малайзиянең AJ Pharma ширкәте дә желатинсыз вакциналар җитештерү белән шөгыльләнә. Желатинны дуңгыз сөягеннән тыш үсемлектән дә ясап була, әмма вакциналарда күп очракта дуңгыз желатины кулланыла.

Вакциналарга желатин нигездә стабилизатор буларак кушыла. Стабилизатор вакцина озак сакланcын һәм җибәрелгән илләргә зыянсыз барып җитсен өчен мөһим. Шул ук вакытта Европаның Чирләр профилактикасы һәм контроле үзәге интернет сәхифәсендә язуынча, дини төркемнәр дуңгыз желатины булган вакциналарны куллануга рөхсәт биргән, чөнки беренчедән, вакцина авыз аша керми (ротовирус вакцинасы гына искәрмә булып тора, әмма ул желатинсыз), икенчедән, вакциналардагы желатин кат-кат эшкәртелә һәм әз күләмдә генә кала.

"Вакцинага ихтыяҗның зур, ә желатинсыз вакцинаның саклану вакыты кыска булу сәбәпле, мөгаен желатин әле вакциналарда шактый еллар кулланылачак", дип саный югарыда телгә алынган Салман Вакар. Ул хәзер коронавируска каршы җитештерелгән вакциналарда дуңгыз желатины булмаса да, киләчәктә озак саклансын өчен кушылырга мөмкин дигән фикердә.

Индонезиядә хәләллекне раслаучы голәмә шурасы 2018 елда кызамык һәм кызылча чирләреннән ясалган вакциналарда желатин булу сәбәпле аны кулланмаска чакырып махсус карар чыгарган иде. "Нәтиҗәдә илдә кызамык белән авыручылар саны артты, хәзер Индонезия кызамык белән авыручы илләр арасында дөньяда өченче урында тора", дип китерә Research Partnership тикшеренү төркеме җитәкчесе Рэйчел Ховард сүзләрен ABC News.

Шундый хәлләр сәбәпле Гарәп Әмирлекләре фәтва шурасы 2020 елның декабрендә дуңгыз желатины булу-булмауга карамастан COVID-19га каршы вакцинаны рөхсәт итте. Инде әйтелгәнчә, Pfizer BioNtech, Moderna һәм AstraZeneca вакциналарында, мисал өчен, желатин компонентлары бөтенләй кулланылмаган.

Вакцинаның хәләллегенә зур игътибар бирүче Малайзиядә җитәкчелек кырыс кануннар кертергә мәҗбүр булды, анда балаларына вакцина ясатмаган ата-аналарга зур күләмле штрафлар һәм хәтта төрмә җәзасы каралган.

фикерләр (3)

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG