Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре протестлар русияләрнең канәгатьсезлеген күрсәтә дип белдерде


Энтони Блинкен

Русиядә ике атна рәттән узган киңкүләм протестлар русияләрнең канәгатьсезлеген күрсәтә һәм Русия хөкүмәте әлеге протестларга Американың катышы бар дип бик каты ялгыша диде АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен. 

"Русия хөкүмәте бу безгә кагыла дип санап, зур хата җибәрә. Бу аларның үзләре турында. Хакимият турында. Бу русияләрнең коррупция, автократиядән күңелләре кайту турында һәм мин тышка түгел, эчкә карарга кирәк дип уйлыйм", диде АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен NBC News белән интервьюда.

Блинкен протестларны "рәхимсез бастыруга тирән борчылу" белдерәм диде.

23 гыйнвар алдыннан Американың Мәскәүдәге илчелеге сайтында митинг маршруртлары турында мәгълүмат чыкты. Русия тышкы эшләр министрлыгы моны протестларга котырту дип атады. Русиядәге илче Джон Салливан мин "илче буларак Русиядә Америка ватандашларының иминлеген кайгыртырга тиеш" дип аңлатты. "Әгәр миңа демонстрацияләр уздырылуы турында билгеле икән, безнең позициягә ярашлы, АКШ ватандашлары аларга барырга тиеш түгел", диде Салливан.

31 гыйнварда Русия министрлыгы АКШны "Русиянең эчке эшләренә тупас тыкшынуда" гаепләде.

23 һәм 31 гыйнварларда протест чаралары уздыру турында оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный штабы игълан итте. Ул тоткарланган Навальныйны яклау чарасы буларак планлаштырылды. Ләкин митингларда катнашучы күп кенә кеше илдәге сәяси вазгыятьтән канәгать булмаганга чыгабыз дип белдерде. Бу хакта журналист, җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко да телгә алды. Ул Казанда протестка чыгучы кешеләр белән аралашканын һәм алар арасында Навальный тарафдарларыннан тыш Путинның сәясәте белән килешмәүчеләр, коррупция күренешләре, татар теленең кимсетелгән хәле, полиция вәхшилегенә каршы урамга чыгучылар да барлыгын сөйләде.

"Хакимият урам чараларына чыгучыларны барысын да махсус "навальнист" дип күрсәтергә тырыша. Мин аралашкан кешеләр Навальныйга ихтирам белән карый, әмма барысы да аның өчен чыкмаган. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә, урыслар да, татарлар да бар", диде ул.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG