Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә сәясәт һәм митинглар турында фикер алышу өчен тәрбиячеләр булдырылачак


Мәскәүдә протест чарасы, 31 гыйнвар
Мәскәүдә протест чарасы, 31 гыйнвар

Әлеге тәрбиячеләргә 15 мең сум хезмәт хакы өстәп түләнәчәк диелде.

2022 елдан Русиянең бөтен төбәкләрендә мәктәп мөдиренең тәрбия буенча киңәшчеләре вазифаларына бәйгеләр узачак. Бу киңәшчеләр балалар белән, шул исәптән, сәясәт һәм митинглар турында да сөйләшергә тиеш булачак. Бу турыда Кремльдәге чыганакларына таянып Коммерсант яза.

Шундый вазифаларга бәйгеләр узачагын Русия мәгариф министры Сергей Кравцов та хәбәр иткән иде. Ун төбәктә шундый бәйгеләр узды, 1 марттан аларда киңәшче-тәрбияче урыннары булдырылачак диде министр. Әлеге тәрбиячеләргә 15 мең сум хезмәт хакы өстәп түләнәчәк диелде. Русиядә барлыгы 40 меңнәр артык мәктәп эшли.

Яшүсмерләрнең протестларда катнашуы иң югары даирәләрдә тикшерелә, хәзер Кремль бөтен яшьләр проектларын активлаштырырга ниятли диелә.

Әлеге проектны 2015 елда төзелгән Русия мәктәп укучылары хәрәкәте тормышка ашыра, бу хәрәкәт үзе президент идарәсе карамагында эшчәнлек алып бара. Мәктәп укучылары берләшмәсенә элек "Наши" хәрәкәте һәм Гомумрусия халык фронтын җитәкләгән 33 яшьлек Ирина Плещева җитәкчелек итә диелә.

Плещева мәктәптәге киңәшче-тәрбияче вазифасындагы кеше яшьләрнең үз темаларына сөйләшә белергә тиеш дигән. "Аларның телен һәм мемнарны белергә, алар караган стримнар, фильмнарны карарга тиеш, алар тыңлаган музыканы тыңларга, социаль челтәрләр алып барырга" дип аңлаткан. Килешенмәгән мтингларда катнашкан яшьләргә аеруча зур игътибар биреләчәк дигән Плещева. "Алар ачу сакламасын һәм үзләрен ташлап калдырылган дип хис итмәсен" ди ул.

Икътисад югары мәктәбе мөдиренең мәгариф үсеше институты мөдире Ирина Абанкина мәктәпләрдә тәрбия буенча киңәшчеләр кирәк дип саный. Ләкин алар яшүсмерләр белән ачыктан-ачык сөйләшү өчен тиешле квалификациягә ия булырга тиеш, бу хәзер юк дигән белгеч.

"Учитель" һөнәр берлеге рәистәше Всеволод Луховицкий мәктәпкә яңа кешеләр килү "көлүдән башка әйбер китереп чыгармас", чөнки бер нормаль бала да чит бер апа белән ихлас сөйләшмәячәк дип саный. Психолог Людмила Петрановская шулай ук бу инициативаны көлке дигән. Иҗтимагый-сәяси әйберләр белән кызыксынучы бала барыбер бу тәрбия чарасын уйлап чыгарган кешеләрдән акыллырак дигән Петрановская.

Мәктәп балалары һәм студентларның Русиядә протестларда катнашуы 2017 елда Коррупциягә каршы көрәш фондының ул вакыттагы премьер-министр Дмитрий Медведевка багышланган "Он вам не Димон" фильмыннан соң күзгә ташланды.

Навальныйны яклап 23 һм 31 гыйнварда узган акцияләрдә дә мәктәп укучылары катнашты. Ким дигәндә 500 балигъ булмаган катнашучы тоткарлануы хәбәр ителде.

23 гыйнвар протестлары алдыннан Тикшерү комитеты балигъ булмаганнарны канунга каршы гамәлләр эшләүгә чакыруда гаепләп җинаять эше ачты. Бу турыда гаепләү Навальныйның иң якын көрәштәше Леонид Волковка белдерелде. Гәрчә Волков үзе ата-аналарны балаларын акцияләргә җибәрмәскә чакырган иде.

Акцияләрне оештыручыларны балигъ булмаганнарны митингка чакыруда президент Владимир Путин да гаепләгән иде. Путин "террористлар шулай итә, үзләре алдыннан хатын-кызлар һәм балаларны куа" диде.

XS
SM
MD
LG