Accessibility links

Искәндәр Ясәвиевка митингта катнашкан өчен 10 мең сум штраф салынды


Искәндәр Ясәвиев.
Искәндәр Ясәвиев.

Штрафны шикаять итәргә җыенабыз диде ул.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе социолог, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Ясәвиевны 31 гыйнварда килештерелмәгән митингта катнашуы өчен 10 мең сум штраф салды. Штрафны шикаять итәргә җыенабыз диде ул.

Ясәвиевне Казанда 31 гыйнварда Камал театры янындагы чарада тоткарладылар. Ул һәм тагын 15 кеше "Юдино" полиция бүлегенә китерелде һәм анда төн кунды.

Искәндәр Ясәвиев — сайлау бүлгесе комиссиясе әгъзасы, шунлыктан аны җаваплылыкка тарту өчен Татарстан прокуроры рөхсәте кирәк. Полициядә бу документ булмаган. Шулай ук өч сәгать узганнан соң да аңа һәм тагын берничә кешегә беркетмәләр төзелмәгән, ләкин беркемне дә чыгарып җибәрмәгәннәр.

Ясәвиев полиция бүлегендә башка канун нормаларының да бозылуын яза. "Шушы полиция безнең Конституциягә ярашлы гамәлләребезнең канунлы яки канунсызлыгы турында сөйлиме", диде ул Facebook-та.

31 гыйнварда Русия шәһәрләрендә 30 тәүлеккә сак астына алынган оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап каршылык чаралары узды. Аларда барлыгы 5300дән артык кеше тоткарланган. Бу санны ОВД-инфо китерә. Әлеге сан 2011 елда башланган күзәтүләр чорында иң зур күрсәткеч булып тора диелә.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә узган якшәмбедә килештерелмәгән митингта катнашкан өчен административ канун бозулар турында 345 материал килгән. Барлыгы 419 кеше тоткарланган диелде.

XS
SM
MD
LG