Accessibility links

ОВД инфо: 31 гыйнвар протестларында 5 меңнән артык кеше тоткарланган


31 гыйнварда Казанда тоткарлаулар.
31 гыйнварда Казанда тоткарлаулар.

2011 елдан бирле бу протест акцияләрендә тоткарланучыларның иң зур саны. Төрле шәһәрләрдә тоткарланучыларга карата рәхимсезлек очраклары турында әйтелә.

31 гыйнварда Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклаган протест акцияләрендә барлыгы 5300дән артык кеше тоткарланган. Бу санны ОВД-инфо китерә. Әлеге сан 2011 елда башланган күзәтүләр чорында иң зур күрсәткеч булып тора диелә.

Мәскәүдә 1800гә якын, Петербурда 1176 кеше, Түбән Новгородта, Красноярскида ике йөзләп кеше тоткарланган. Казанда 87, Чаллыда 7 кешенең тоткарлануы әйтелә. Уфада 56, Стәрлетамакта 14 кешене полиция бүлекләренә алып киткәннәр.

Тоткарлаулар вакытында куәт хезмәткәрләренең кешеләрне сугу, кыйнау, кабыргаларын сындыру, электрошок белән җәзалау очраклары турында хәбәр ителә.

Ярославльдә росгвардияләр Вадим Гурьяновны дүрт тапкыр баш чүмеченә бәргәннәр һәм тезләндергәннәр. Бу егет куәт хезмәткәрләре япкан парктан ничек чыгарга дип сораган булган дип яза ОВД-инфо.

Басма мәгълүматынча, "Брянский" эчке эшләр бүлегендә тоткарланучыларның телефоннарын тартып алганнар, генетик материал үрнәкләрен алганнар. Аларны фотога төшергәннәр, бармак битләре сүрәтен алганнар, аякларын һәм аяк киемнәрен үлчәгәннәр.

Владивостокта бер тоткарланучыны исерек хәлдәге "Э" үзәге хезмәткәре һәм ОМОН хезмәткәре кыйнаган, аңа электрошокер кулланганнар диелә. Адвокатны кертмәгәннәр.

ОВД-инфо язуынча, Ханты-Манси автоном бүлгесендә Пыть-Ях шәһәре полиция бүлегендә куәт кешеләре тоткарланучыларны буган, чәчләренә ябышкан, телефоннарын алган һәм протестчыларны экстремист дип теркәү белән янаган.

Рязаньда активистны автозакта кыйнаганнар дип хәбәр ителә. Хатыны сөйләгәнчә, аны ике утырыгыч арасына куеп күсәкләр беләк сукканнар. Бу ирнең өч кабыргасы, теше сынган, тәне күгәргән. Кыйналучыны өлкә клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Петербурда бер тоткарланучыны кулы сыну сәбәпле хастаханәгә китергәннәр. Тагын бер ир полиция бүлеге янында аңын җуйган, аны ашыгыч ярдәм алып киткән. Пятигорскида бер яшүсмер полиция хезмәткәре сукканнан соң хастаханәгә җибәрелгән дип хәбәр итә ОВД-инфо.

Татмедиа 31 гыйнвар протест чараларында Татарстанда 200 ләп кеше тоткарланган дип хәбәр итте. Коммерсант 300 чамасы кеше турында яза. Моннан тыш, протест чарасы вакытында ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм итеп, аның башлыгын бәреп төшергән ике яшь егеткә җинаять эше ачылырга мөмкин диелә.

Казанда 31 гыйнвар протестлары вакытында 50ләп кешене полиция камап алып, бер сәгать кар өстендә утырырга мәҗбүр итте, аннары аларны автобусларга төяп полиция бүлекләренә алып киттеләр диелде.

Алексей Навальныйның Казандагы тарафдары Алексей Бояровны акциянең алхәбәрен ВКонтакте челтәрендә чыгарган өчен 20 тәүлеккә сак астына утырттылар.

31 гыйнварда Русия шәһәрләрендә 30 тәүлеккә сак астына алынган оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап каршылык чаралары узды. Анда күпме кеше катнашканы әлегә төгәл билгеле түгел. Берничә җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG