Навальный "без Путин, ФСБны кулланып, мине үтерергә теләвен күрсәттек һәм дәлилләдек", дип сөйләде.
"Телевидениесе дә, сәяси фиркасе дә булмаган сәяси көндәшен җиңү өчен аны химик корал ярдәмендә үтерү кирәклеге ачыкланды. Барысы да аның президент вазифасына ялгыш кына куелган, беркайчан да дебатларда катнашмаган гади түрә икәнлегенә ышанды. Кешеләрне үтерергә тырышу - аның бердәнбер ысулы", диде Навальный.
"Ул [Путин] никадәр генә үзен геосәясәтче итеп күрсәтергә тырышса да, ул тарихка агулаучы булып кереп калачак. Азат итүче Александр (Александр Освободитель) яки Зирәк Ярослав (Ярослав Мудрый) булган, ә бу кеше трусик агулаучы булып тарихка керәчәк", диде Навальный үзенең ФСБ хезмәткәре дип фаразланган кеше белән сөйләшүен күз уңында тотып. Анда бу "хезмәткәр" агу Навальный трусигына буялган дигән.
Оппозиционер хакимиятләрнең икътисади сәяәстен дә тәнкыйтьләде. Ул шулай ук үз тарафдарларын курыкмаска һәм "бүгенге хакимияткә" буйсынмаска чакырды. "Бөтен илне утыртып бетереп булмый" диде ул.
Моннан тыш, Навальный Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең "Ив Роше" эше нигезендә хөкем карарын яңадан карарга кушуын искә төшерде, Русия мәхкәмәләре моны эшләмәде.
Прокурор һәм хөкемдар Навальныйны берничә тапкыр бүлдерде, аның сүзләре эш эчтәлегенә кагылмый, ул "митингта түгел" диде.
Навальныйны "Ив Роше" эше нигездә 3,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Навальный сынау мөддәте шартларын бозды дип белдерә. Эшне Симоновский мәхкәмәсе хөкемдары карый, утырыш үзе Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе бинасында бара.