Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан күбрәк ир-атлар һәм өлкән яшьтәгеләр үлгән


Казанда 7нче хастаханә янында, архив фотосы.
Казанда 7нче хастаханә янында, архив фотосы.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 278 кеше COVID-19дан үлгән.

Татарстанда коронавирустан күбрәк ир-атлар үлә. Бу хакта бүген сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Коронавирустан үлгән кешеләрнең 54 проценты ир-атларга, 46 проценты – хатын-кызларга туры килә. Моннан җитди нәтиҗәләр ясарга ярамый. Тулаем алганда, ир-атлар күбрәк үлә, ләкин бу зур аерма түгел", диде ул.

Министрлык мәгълүматынча, үлүчеләрнең 75,9 процентны 60 яшьтән алып 90 яшькә кадәр. Бу уңайдан Жаворонков вакцина ясатырга өндәде. Аның сүзләренчә, 90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцина кадатучылар саны арта бара. Аларда өзлегүләр күзәтелми, бары температура күтәрелү очраклары гына булган.

Бүгенгә республикада 14 100 кеше "Спутник V" вакцинасын ясаткан. Шуларның 2 617се икенче дозаны алган. Татарстанга барлыгы 33 242 вакцина килгән. Февраль азагында барлыгы 190 мең доза китерелергә тиеш.

"Инфекция белән идарә итеп булсын өчен халыкның 60 проценттан күбрәге вакцина ясатырга, йә авырырга тиеш. Ләкин бу чикләүләр алуга, битлек киеп йөрү тәртибен бетерергә йогынты ясамаячак. Бер вакцина да 100 процентка сакламый. Шуңа да чикләүләр эпидемиологик сезон тәмамланганчы үз көчендә калачак. Бу сезон тышкы факторлардан тора. Кайбер елларда эпидемиологик күтәрелеш февраль, март айларында күзәтелә иде. Март ахырына чикләүләр алу турында уйлашырбыз. Битлек режимы әле сакланачак", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Любовь Авдонина.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле Татарстанда 278 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 89очрагы бу ел башына туры килә. Рәсмиләр республикада коронавирус йоктыручылар саны 16 302 очракка җитүен белдерә. Узган тәүлектә 85 кешедә COVID-19 ачыкланган.

XS
SM
MD
LG