Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джейми Флай Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты вазифасына кире кайта


Джейми Флай
Джейми Флай

Флай үзенең эшен 16 февраль башлаячак. Ул 2020 ел июнендә вазифасыннан киткән иде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) мөдирләр шурасы медиакорпорация президенты һәм баш башкарма мөдире итеп Джейми Флайны билгеләде. Ул вазифасына 16 февраль керешәчәк. Флай Азатлык Радиосы белән җитәкчелеккә 2020 елның июнендә вазифасыннан киткәннән соң яңадан кайта.

"Мин медиакорпорацияне шушы катлаулы чорда җитәкләү өчен Азатлык радиосы президенты вазифасына кайтырга шат" диде Флай. Ул, пандемия һәм башка кыенлыкларга карамастан, иң мохтаҗларга мәгълүматны гадел һәм объектив рәвештә җиткерүче журналистлар һәм хезмәткәрләр белән горурлануын ассызыклады. "Сезнең янда янә эшләү минем өчен дәрәҗә булачак" дип белдерде Флай.

Флай Азатлык Радиосы президенты итеп беренче мәртәбә 2019 елның августында билгеләнгән иде. Узган елның июнендә китәргә мәҗбүр булды. Бу турыда карарны ул вакытта АКШның Глобаль медиалар агентлыгын җитәкләүче Майкл Пэк кабул итте.

Флай – тышкы сәясәт белгече. Ул Герман Маршалл фондында һәм АКШ Конгрессында эшләгән, Иминлек шурасы һәм Саклану министрлыгында төрле вазифаларда булган.

Азатлык Радиосы президенты буларак Флай күп илләрнең хакимиятләрен журналистлар хокукларын бозган өчен һәм медиаларга карата кануннарны кырыслаткан өчен тәнкыйтьләп килде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы төрле платформаларда 27 телдә Көнчыгыш, Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европада, Кавказ, Үзәк һәм Көньяк Азиядә 23 илдәге аудиториягә мәгълүмат тарата. Медиакорпорациянең аудиториясе 40 миллион кешедән артып китә.

XS
SM
MD
LG