Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе тарихчы Камил Галиевне сак астында калдырды


Камил Галиев
Камил Галиев

Камил Галиев 10 февральгә кадәр сак астында калачак.

5 февраль Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе 31 гыйнварда үз өендә тоткарланып, ун тәүлеккә сак астына алынган тарихчы Камил Галиевнең апелляция шикаятен карады. Мәскәү мәхкәмәсе узган якшәмбе Зеленоградта адвокатсыз оештырылган ашыгыч мәхкәмә карарын үзгәрешсез калдырды — Галиев 10 февральгә кадәр сак астында калачак. Бу турыда Facebook-та галимнең әнисе Римма Галиева хәбәр итте.

Камил Галиевнең беренче мәхкәмәдән соң Мневникидагы изолятордан кая озатылуы озак вакыт билгеле булмады. 12 сәгатьтән соң гына Иҗтимагый күзәтү комиссиясе тырышлыгы белән Галиевнең һәм башка митингчыларның Сахаровода урнашкан мигрантлар үзәгендә икәнлеге ачыкланды. Анда тотылучылар үзәкнең шартлары начар булуга зарланды. Кешеләр ризыксыз, сусыз, дарусыз торабыз диделәр. Хәлләр шулай ук Иҗтимагый күзәтү комиссиясе таләбеннән соң гына яхшыра башлады. Римма ханым хәбәр итүенчә, Камилгә китерелгән әйберләрне кулга алынуның өченче көнендә генә тапшыра алганнар, ә телефоннан туганнарына шалтырату икенче көнне генә рөхсәт ителгән. Римма ханым сүзләренчә, тоткарланучылар утырган бер камерага төймәле телефонны тәүлегенә 15 минутка гына бирәләр. Ашау бик аз, су бары тик туганнары тапшыра алса гына бирелә, ди ул.

Галиевне адвокатлар Михаил Бирюков һәм Александр Мальцев (ОВД-инфо) яклый.

Камил Галиев - тарихчы, "Высокая Порта" телеграм-каналы авторы. 23 гыйнвар Мәскәүдә килештерелмәгән митингта катнашуы өчен 31 гыйнварда тоткарланды һәм 10 тәүлеккә административ сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG