Accessibility links

Төркиядә Татарстан дәүләт туграсы көне билгеләп үтелде


Истанбулда Татарстан туграсын таныту
Истанбулда Татарстан туграсын таныту

Төркиянең Истанбул шәһәрендә 7 февраль — Татарстан дәүләт туграсы көне уңаеннан Татарстан туграсы төшкән байракчыклар таратылды.

5 февраль Истанбулның Үскүдар мәйданында "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан туграсы кабул ителүгә 29 ел тулуны тугра төшкән байракчыклар таратып билгеләп үтте.

Бу хакта Азатлыкка байракчыклар таратуны оештырган берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Төркиядә коронавирус чикләүләре нәтиҗәсендә шимбә-якшәмбе көннәрендә урамга чыгу тыелганга күрә, Татарстан туграсы көне бераз иртәрәк билгеләп үтелгән.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"Татарстан туграсы кабул ителгән көн — 7 февраль. Әмма без аны коронавирус чикләүләре аркасында ике көн алдан оештырырга булдык. Төркиядә бу чараны оештыруның төп максаты — бу илдәге дусларны, танышларны Татарстан, татарлар белән таныштыру, аларга республикабызның туграсы барлыгын белгертү, Төркия-Татарстан элемтәләрен тагын да ныгыту", диде Нәбиуллин.

Байракчылар тарату чарасында җирле татарлар һәм төрекләрне дә кертеп, унлап кеше катнашкан. Чарада барлыгы 500 байракчык таратылган.

Байракчыклар тарату барышында алдан полиция рөхсәтен алып ике баннер куелган. Аларның берсенә Төркия һәм Татарстан байраклары сурәтләнеп өстенә төрек телендә "Татарстан һәм Төркия төрекләре арасында күңел күперләрен ныгытыйк" дип язылган.

Икенче баннерга Татарстан туграсы сурәте ясалып "7 февраль — Татарстанның дәүләт туграсы көне котлы булсын. Татарстанның дәүләт туграсы 1992 елның 7 февралендә Дәүләт шурасы тарафыннан расланды", дип язылган.

Наил Нәбиуллин Төркиядә Татарстан туграсы көне уңаеннан байракчыклар таратуның беренче тапкыр оештырылуын, 7 февраль Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә тугра сурәтле Татарстан байракчыклары таратылачагын да җиткерде.

XS
SM
MD
LG