Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Греция һәм Сингапур белән һава юлын ача

8 февральдән шулай ук Беларус белән ике арада поездлар йөри башлаячак.

8 февральдән Русия Греция һәм Сингапур белән һава юллары аша элемтәне торгыза. Рейслар Мәскәүдән башкарылачак. Греция башкаласына атнага ике, Сингапурга – өч очыш каралган. Очышлар Русия хөкүмәте карары нигезендә торгызыла.

8 февральдән Русия белән Беларус арасында тимер юл аша элемтә дә торгызыла. Поездлар йөрүе мартта туктатылган иде. Беларуска очышлар саны да арта – 8 февральдән башлап Петербурдан һәм Ростовтагы Доннан да Минскига очып булачак. Бу шәһәрләрдән атнасына бер рейс ясалачак. Мәскәүдән очышлар саны бишкә кадәр арттырыла.

Моннан тыш, 15 февральдән Азәрбайҗан һәм Әрмәнстанга да очышлар яңадан башланачак. Бакыга Мәскәүдән атнасына ике рейс, Ереванга дүрт рейс ясалачак. 8 февральдән Мәскәү белән Бишкәк арасында очышлар саны да бердән өчкә кадәр арттырыла.

2020 елның августында Русия язын коронавирус сәбәпле ябылган һава юлларын акрынлап ача башлады. Хәзерге вакытта Төркия, Танзания, Швейцария, Мисыр, Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан, Казакъстан, Сербия, Көньяк Корея, Япония, Эфиопия, Финляндия, Вьетнам, Һиндстан, Катар, Греция, Сингапур, Куба, Сейшел утраулары һәм Мальдив республикасына очу рөхсәт ителгән.

XS
SM
MD
LG