Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куәт хезмәткәрләре балаларына уку йортларына кергәндә өстенлек бирмәкчеләр


Канун өлгесе авторлары хәрбиләрнең балаларына өстенлек биреп, хокук саклау органнары хезмәткәрләре балаларын читтә калдыру гаделсезлек дип саный.

Русия эчке эшләр министрлыгы оешмалары һәм Росгвардиядә эшләүчеләрнең балалары министрлык һәм Росгвардия карамагындагы югары уку йортларына кергәндә өстенлекләргә ия булырга мөмкин. Бу турыда канун өлгесен Русия думасы депутатлары Александр Хинштейн, Василий Пискарев һәм Вячеслав Никонов керткән. Документ Русия хөкүмәтендә яклау тапкан дип яза Известия.

Эчке эшләр министрлыгы оешмаларында һәм Росгвардиядә 20 ел эшләгән хезмәткәрләрнең балаларына югары уку йортларына кергәндә өстенлек бирергә тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта бу югары уку йортына керүче башка балаларның хокукларын кысмый, чөнки бу категория балалар укырга керү өчен имтиханнарны һәм башка төр сынауларны уңышлы бирергә тиеш була диелә хөкүмәт аңлатмасында.

Канун өлгесе авторлары хәрбиләрнең балаларына өстенлек биреп, хокук саклау органнары хезмәткәрләре балаларын читтә калдыру гаделсезлек дип саный. Канун өлгесен Дума мартта карарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG