Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 елда Казан бюджеты чыгымнары 28,2 млрд сум булган


Казан урамы.
Казан урамы.

Шул ук вакытта узган елда Татарстан башкаласының керемнәре чыгымнарыннан артып киткән.

2020 елда Казан шәһәре бюджеты чыгымнары 28,2 млрд сум тәшкил иткән. Бу планда каралганнан 3,2 миллиард сумга артыграк. Әлеге саннар Казан мэриясендә киңәшмәдә китерелгән.

Башкала казнасы ел дәвамында 29,1 миллиард сум керем алган. Бу пландагыдан 4,1 миллиард сумга артык. Шул ук вакытта республика бюджетыннан да шәһәргә 3,4 миллиард сумга артыграк акча бирелгән. Шәһәрнең үзенең салым һәм салым булмаган керемнәре 0,7 миллиард сумга арткан. Шул рәвешле, шәһәр бюджеты профицит белән үтәлгән диелә.

Казан мэры Илсур Метшин пандемия сәбәпле шәһәр бюджеты 2,5 миллиард тирәсе акчаны җыя алмый торды, ләкин ахыр чиктә "плюс"ка чыкты дип сөйләгән. Түрәләр шәһәр халкы алдында бөтен социаль бурычларын үтәде дигән мэр.

Республика күләмендә 2020 елда бюджет кимүе күзәтелде. Сентябрь башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетының керем өлеше 34 млрд сумга кимеде дип белдерде. Бу, нигездә, коронавирус чикләүләре аркасында туктап калган бизнестан салымнар җыю кимүе сәбәпле булды диелде. Миңнеханов 2021 ел тагын да катлаулырак булырга мөмкин дип фаразлады. Ноябрьдә Татарстан бюджеты 7 млрд сум дефицит белән кабул ителде.

XS
SM
MD
LG