Татарстанда ковид-һоспитальләрдә ятаклар бушый башлаган. Бу хакта бүген сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.
"Ковид-һоспиталльләрдә 200 ятак бушады. Татарстан буенча әкренләп ковид ятакларны бетерү эше бара. Шул ук вакытта резервта торучы ятаклар бар. Әгәр дә авыручылар артса, алар кулланылачак. Үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган берничә кеше калды", диде ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ковид-һоспитальләрдә бушаган ятакларны планлы төстә дәвалау өчен кулланачак. Коронавирус йоктырып авыручылар белән гади пациентлар бер-берсе белән күрешә алмаячак, дип ышандырдылар.
Шул ук вакытта март аенда Татарстанда коронавирус белән авыручылар артыр дип фаразлана. Моны Роспотребнадзор да кире какмады.
"Грипп, ОРВИ белән эпидемиологик сезон март азагына кадәр дәвам итәчәк. 2018 елда эпидемиологик күтәрелеш февраль ахыры – март башына туры килде. Быел да март аенда шулай булмаячак дип кире какмыйбыз", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.
Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны тагын 82 кеше йоктырган. Пандемия башланганнан бирле 16 720 очрак теркәлгән. Барлыгы 13 227 кеше савыккан. Үлүчеләр саны 291 кешегә җитте.