Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африкада үтерелгән журналистлар туганнары аларга Пригожин акчасына һәйкәл куюга каршы


Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко.
Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко.

Журналистларны үтерүгә Евгений Пригожин тирәсендәге кешеләр катнашкан дип фаразлана. Пригожин акчасына һәйкәл кую мәрхүмнәр өстеннән мыскыллап көлү булачак диелә.

2018 елда Үзәк Африка Республикасында үтерелгән русияле журналистлар Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуевның туганнары алар һәлак булган урында һәйкәл куюга кискен каршы чыкты. Бу турыда алар Русия президенты Владимир Путинга, Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Үзәк Африка Республикасы президенты Фостен-Арканж Туадере исеменә хат язганнар.

Журналистлар үлгән җирдә Русия һәм Үзәк Африка арасындагы дуслык хөрмәтенә һәйкәл кую тәкъдимен бер ай чамасы элек бизнесмен Евгений Пригожин әйтте. Пригожинны "Путин пешекчесе" дип тә атыйлар. Бизнесмен һәйкәл куюның бөтен чыгымнарын үзем күтәрәм дип белдерде.

Ләкин үтерелгән журналистларның гаиләләре бу теләкне "мәрхүмнәрнең истәлеге һәм аларның якыннарының хисләреннән мыскыллап көлү" дип бәяләде. Мөрәҗәгатьләрендә алар әлеге җинаятьне кылуда Пригожин тирәсендәге кешеләр шикләнелә дип тә искәртә. Журналистларны үтерүчеләрне хөкемгә тартканчыга кадәр "бу урында һәйкәл үтерүгә, үтерүчеләргә һәм Пригожинның үзенә һәйкәл булачак" диелә хатта.

Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко Үзәк Африка республикасында 2018 елның 30 июлендә үтерелде. Алар Ходорковский акчаларына эшләүче Тикшерүләр белән идарә итү үзәге өчен материал төшергән. Фильм "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" эчендә Русиядән ялланып сугышучылар турында булган. "Вагнер ширкәте" Путинга якын булган Петербур бизнесмены Евгений Пригожин акчасына эшли дип фаразлана.

Русия тикшерү комитеты журналистларны гарәпчә сөйләшүче юлбасарлар акчаларын талау өчен үтергән дигән фаразны алга сөрә.

Досье үзәге башкарган бәйсез тикшеренү бу фаразны кире кага. Аның мәгълүматынча, журналистларны алдан яхшылап әзерләнгән махсус операция вакытында тозакка алдалап керткәннәр. Тикшерү авторлары ачыклаганча, журналистлар Үзәк Африкага килгәч үк алар артыннан күзләү башланган, һәм моны "Вагнер ширкәте" җитәкчелеге белән бәйле кешеләр эшләгән.

XS
SM
MD
LG