Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волков: 14 февральдә протест чарасы "башка форматта" узачак


Леонид Волков.

Моңа кадәр ул протестлар язга кадәр оештырылмас дигән иде.

Алексей Навальный штаблары челтәре җитәкчесе Леонид Волков Навальныйны азат итүне таләбе белән яңа протест чарасы 14 февраль якшәмбе булачак дип белдерде. Моңа кадәр ул протестлар язга кадәр оештырылмас дигән иде.

МБХ медиа эфирында чыгыш ясап, Волков бу гадәти митинг яки йөреш булмаячак диде. Аның сүзләренчә, "бу башка формат булачак". "Без хәйләкәррәк эшләячәкбез, полиция белән турыдан-туры бәрелешмәскә тырышачакбыз, бу әйбердән китәчәкбез" диде Волков.

Соңрак Волков үзенең телеграм-каналында чараның нечкәлекләре белән таныштырды. Ул Русия шәһәрләрендә яшәүчеләргә 14 февральдә ишегалдына чыгып, телефоннарында фонарь кабызып, аны өскә күтәрергә тәкъдим итте. Балкып торган йөрәкләр формасы ясарга да була диде. "Социаль челтәрләр дистәләгән шәһәрләрдән шундый янып торган йөрәкләр белән тулсын", дип яза Волков.

Рәшәткә артында утырган Алексей Навальныйны иреккә җибәрүне таләп итеп 23 һәм 31 гыйнварда Русиянең зур шәһәрләрендә протестлар узды. 2 февральдә Навальныйга хөкем карары чыккан көнне дә Мәскәү һәм Петербурда кешеләр урамнарга чыкты. Илдә барлыгы 10 меңнән артык кеше тоткарланды, йөзләгән кеше әле дә административ сак астында утыра.

Узган пәнҗешәмбе Волков протестларны дәвам иттерү яңа тоткарлаулар һәм кулга алуларга, чараларда катнашучыларның санын кимүгә китерә, Навальный штабының сәяси эшен куркыныч астына куя дип белдергән иде. Шуңа күрә Коррупция белән көрәш фонды узган ялларда урам чаралары уздырмаска булды. Яңа протестлар яз булыр дигән иде Волков. Навальныйны азат итү өчен ул "тышкы сәясәт ысуллары" — Владимир Путин даирәсендәге кешеләргә карата чикләүләр кертүгә ирешү юлы белән көрәшергә вәгъдә итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG