Accessibility links

WHO белгечләре COVID-19 эпидемиясе башлану сәбәпләрен ачыклый алмаган


Миссия башлыгы Питер Бен Эмбарек .
Миссия башлыгы Питер Бен Эмбарек .

Коронавирус барлыкка килүенең иң ихтимал гипотезасы әлегә —хайваннан кешегә арадаш буын аша күчү.

Кытайның Үһән шәһәрендә эшләүче Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары (WHO) 2019 ел ахырында коронавирус инфекциясе эпидемиясе башлануының төгәл сәбәпләрен ачыклый алмаган.

Миссия башлыгы Питер Бен Эмбарек матбугат очрашуында сөйләвенчә, коронавирус барлыкка килүенең иң ихтимал гипотезасы — вирусның хайваннан кешегә арадаш буын аша күчүе. Шул ук вакытта ул вирусның туңдырылган ашамлык өслегеннән дә эләгү мөмкинлеген кире кагу ярамый диде. Әлеге фаразны Кытай хакимиятләре вәкилләре белдергән иде.

Вирусның лабораториядән чыгу гипотезасы бик шикле диде эксперт. Шулай ук аның ярканатлардан турыдан-туры кешегә йогуы да мөмкин түгел диярлек.

Кешедә COVID-19 авыруы китереп чыгаручы коронавирус кыргый табигатьтә әлегә табылмаган, гәрчә төзелешләре белән охшаш коронавируслар элегрәк ярканатларда һәм панголиннарда (кәлтә еланнарга охшаш җәнлек) табылган булган.

Шулай ук экспертларда коронавирусның Үһән базарында 2019 елның декабреннән дә иртәрәк барлыкка килүе турында дәлилләр юк. Иң беренче тапкыр коронавирус шәһәрнең "Хуанань" базарында эшләүчеләрдә ачыкланган иде.

Белгечләр сүзләренчә, коронавирусның кешелек популяциясендә барлыкка килү сәбәпләрен эзләү елларга сузылырга мөмкин.

  • Коронавирус эпидемиясе 2019 ел ахырында, 2020 ел башында Кытайның Үһән шәһәрендә башланып китте һәм чикләү чаралары кертүгә кармастан, пандемиягә әйләнде. 9 февральгә коронавирус инфекциясен дөньяда 100 миллионнан артык кеше кичергән, 2 миллионнан артык кеше үлгән. Авыру һәм карантин чаралары илләр икътисадына бәрде. Шул ук вакытта Кытайда хәзерге вакытта авыручылар саны әз, чикләүләр дә өлешчә кенә кертелә.

XS
SM
MD
LG