Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марс һавасында хлороводород табылган


Моңа кадәр Кояш системында бу химик матдә барлыгы Җир һәм Венерада гына расланган булган.

Марсны әйләндереп алган газлар арасында хлороводород табылган. Әлеге ачыш Русия эшләгән Atmospheric Chemistry Suite спектр үлчәүче җиһаз тарафыннан ясалган. Бу җиһаз галәмгә ExoMars-2016 дип аталган Русия-Европа уртак проекты кысаларында Trace Gas Orbiter галәм аппараты ярдәмендә очырылган. Ачыш турында Роскосмос сайтында хәбәр ителә.

"Хлороводород атмосферада глобаль тузан бураны вакытында барлыкка килде дә, ул беткәч акрынлап юкка чыкты. Бу ачыш Марс өслеге һәм атмосферасының үзара тәэсир итеше белән бәйле химик реакцияләр моделен киредән карап чыгарга мәҗбүр итә" дип язган галимнәр.

Моңа кадәр хлороводород барлыгы Кояш системында Җир һәм Венерада гына расланган булган. Ул Марста да бардыр дип фаразланган, әмма эксперимент ярдәмендә аны табып булмаган. Галимнәр 2018 елның апреленнән 2020 елның мартына кадәр һаваның спектрларын үлчәгәннәр – моңа бер Марс елыннан артык вакыт киткән. Марс тирәсендәге газлар арасында хлороводород булуы беренче тапкыр планетаның төньяк ярымшарында, көзге көн тигезлеге көнендә теркәлгән булган. Әлегә бу матдәнең һавага каян килеп чыгуы һәм кая китеп югалуы билгесез. Моны ачыклау өчен галимнәргә гомумән яңа химик цикл анализларга кирәк булачак диелә.

Июлдә Кытай Марска беренче планета-ара станция җибәрде. Ул кызыл планетага февральдә барып җитәр дип көтелә. Кытай миссиясенең максаты – Марста тереклек эзләрен табу, шулай ук планетаны кеше тарафыннан колонизацияләү мөмкинлекләрен ачыклау.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG