Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: ел саен Русиядә ятимнәрнең 15 проценты гына торак ала


Ятимнәрне дәүләт тору урыны белән тәэмин итәргә тиеш булса да, узган елның октябренә алынган саннарга караганда, 194 мең ятимгә торак бирелмәгән.

Русиядә ел саен ятимнәрнең 15 процентына гына торак бирелә. Канунга ярашлы, 18 яше тулган ятимнәрне дәүләт торак белән тәэмин итәргә тиеш. Әмма 2014 елдан бирле ятимнәргә бирелгән фатирлар саны кими. 2020 ел октябренә илдә 194 мең ятим бала тораксыз булган. Елына 25-28 балага фатир бирелә дигән саннар китерә "Важные истории" медиасы.

Торакка чиратта торучы ятимнәр саны ел саен 10 мең кешегә арта. Русия мәгърифәт министрлыгы мәгълүматынча, ятимнәрнең яртысы үзләренә тиешле торакны мәхкәмә аша алырга мәҗбүр. Русиянең биш төбәгендә генә 18 яше тулган ятим бала бер ел эчендә фатир ала. 12 төбәктә ул фатирын 20 ел көтәчәк, ә Удмуртия, Тыва, Әстерхан өлкәсендә аңа 40 ел көтәргә туры киләчәк диелә.
Ятим баланың торыр урыны булмаса, яисә фатирында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ата-анасы яшәсә, алкоголизм яки башка авырулар белән чирләүчеләр белән яшәп булмаган очракта, булган торагы тузган дип табылган очракта, торагының мәйданы тиешледән кимрәк булганда ятим балага дәүләт торак бирергә тиеш була.

Көтеп-көтеп тә фатир ала алмаган ятимнәр еш кына протест чаралары ясый. 2018 елда Тывада ятимнәр җирле идарә каршына килеп кунып, протест белдерде, әмма фатир урынына аларны тоткарладылар һәм полициягә буйсынмаган өчен административ эшләр ачтылар. Ятим Александр Сидоров 10 ел урамда торган, 2015 елда у Русия думасы каршында, аннары Ленин мавзолее янында протест ясаган. Кызыл мәйданнан егетне психиатрия хастаханәсенә алып киткәннәр.
Хисап пулаты саннарына караганда, ятимнәргә торакка 30,8 миллиард сум тотылган, бу акчага 24,5 мең кеше торак алган. Бу саннарга Мәскәү керми.

Журналистлар санаганча, бер ятимне фатирлы итәр өчен якынча 1,3 миллион сум кирәк, ә ятимнәрнең барысына да фатир бирүгә ким дигәндә 230,7 млрд сум таләп ителә. Фатир бирмәүнең төп сәбәбе – моңа дәүләт тиешенчә акча бүлми.

"Дәүләт төбәкләргә моның өчен субсидияләрне 2007 елдан гына бирә, ул вакытка инде фатир ала алмый интеккән ятимнәр күп җыелган. Федераль ярдәм генә җитми, ятимнәр саны өстәлә тора, бурычларны да капларга кирәк. Шуңа күрә төбәкләрнең балалар алдында бурычы арта гына бара" дип аңлаткан Русиядәге хәйрия үзәкләренең берсе җитәкчесе Алексей Головань.

2020 елны мартында Хисап пулаты китергән саннарга караганда, фатир көтүче ятимнәр саны буенча Башкортстан Русиядә икенче урында иде. Республикада 9600 ятим бала дәүләттән тиешле булган торакны ала алмый интегә диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG