Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Сәгыйтова Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнә


Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

Гүзәл Сәгыйтова Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры коллективы белән хушлашты. Ул Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып билгеләнә.

Казан шурасы депутаты, Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры мөдире ​Гүзәл Сәгыйтова театрдан китүен Азатлыкка раслады.

"Ике ел ярым эшләдем театрда. Җитәкчелек бүген бар, иртәгә - башка, театрда иң мөһиме - иҗат төркеме. Алар белән аерылу миңа авыр. Бергәләп күп эш башкардык, күп проектларга башлангыч салынды. Күптән түгел Кариев театрында "Яратып туя алмадым" спектакле чыкты. Мин дә яратып туя алмыйча китәм. Әмма үз теләгем белән китәм. Минем урынга килгән яңа җитәкче эшне уңышлы дәвам итәр дип ышанам", диде ул.

Сәгыйтова Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып билгеләнәчәк. Яңа вазифада ул социаль өлкә өчен җавап бирәчәк. Шулай ук ул Татарстандагы телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылачак проектларны да контроль итәчәк дип көтелә. Яңа вазифага Сәгыйтова дүшәмбе керешәчәк дип көтелә.

Кариев театры мөдире вазифасында Сәгыйтованы "Китап йорты" мөдире Луиза Янсуар алыштырачак.

Сәгыйтова Казан шәһәр думасында мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе булып тора. 2021 елда Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан Казан мэриясе татар иҗтимагый активистларын җыеп, тәкъдимнәр сораганда Гүзәл Сәгыйтова Казанда татар телле мохит булдырырга чакырган иде.

Казан шәһәр думасының сессиясе вакытында Сәгыйтова соңгы елларда телләр мәсьәләсендә шактый чигенүләр булуын һәм бүгенге көндә татар мәктәпләренә бәйле рәсми статистиканың реаль саннарга туры килмәвен әйтте. "Берничә елдан соң мәктәпләргә татар теле белгечләрен көндез шәм яндырып эзләргә туры килмәгәе. Бүген балалар бакчалары һәм мәктәпләр заманча фикерли торган, яңа методик ысуллар белән эшләүче кадрларга кытлык кичерә", диде ул.

Казан мэры Илсур Метшин Сәгыйтова чыгышыннан соң аның фикерләрен хуплап, туган телләрне сакларга чакырды, "алдыбызда зур эшләр тора, әйтелгән тәкъдимнәрне башкарырга кирәк", диде.

Гүзәл Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын "Филология" белгечлеген, 2007 елда аспирантураны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. ТНВда алып баручы һәм "Калеб" иҗат үзәге җитәкчесе булып эшләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG