Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Сәгыйтова Казанда татар телле мохит булдырырга чакырды


Гүзәл Сәгыйтова

Казан шәһәре думасы депутаты милли мәгариф һәм шәһәрдәге икетеллелеккә караган күпсанлы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

16 декабрь көнне Казан шәһәр думасы утырышында 2021 елда туган телләр елына караган тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, бу хакта карар кабул ителде. Төп чыгышны дума депутаты, Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры мөдире Гүзәл Сәгыйтова ясады.

Үз чыгышында Сәгыйтова соңгы елларда телләр мәсьәләсендә шактый чигенүләр булуын һәм бүгенге көндә татар мәктәпләренә бәйле рәсми статистиканың реаль саннарга туры килмәвен әйтте. "Берничә елдан соң мәктәпләргә татар теле белгечләрен көндез шәм яндырып эзләргә туры килмәгәе. Бүген балалар бакчалары һәм мәктәпләр заманча фикерли торган, яңа методик ысуллар белән эшләүче кадрларга кытлык кичерә", диде ул.

Туган телләр елында депутат бер төркем гамәлне тормышка ашырырга чакырды. Алар арасында татар телендә тәрбия, белем бирә торган балалар бакчалары, мәктәпләргә җентекле мониторинг, анализ ясау, татар телен нәтиҗәле һәм заманча укыту системын камилләштерү, татар теле укытучылары, тәрбиячеләрен туплау, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдыру кебек тәкъдимнәр яңгырады.

Сәгыйтова шулай ук Казанның һәр районында методик функция үти торган көчле татар мәктәпләре булырга тиеш дип әйтте, һәм моңа мисал булып Казандагы 2нче татар гимназиясен атады. Моннан тыш мәгариф өлкәсендә ата-аналарга татар төркемнәре, сыйныфларында уку өстенлеген аңлату эшен алып бару кирәклеге әйтелде.

Дума депутаты сүзләренчә, игътибар татар мәктәпләренә генә түгел, барлык мәктәпләрдәге татар теленең торышына юнәлергә тиеш. Укыту һәм тәрбия урысча барган мәктәпләрдә, балалар бакчаларында татар сыйныфлары, түгәрәкләр ачарга тәкъдим ителде, робототехника, анимация ясау кебек өстәмә белем бирү түгәрәкләрен дә татарча алып бару татар теленә кызыксыну уятачак диелде.

Сәгыйтова тел торышы мәгарифтән генә тормаганын, шәһәрдә икетеллелек хәленә дә игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады. "Мәктәпләрдә тел өйрәнү бушка китмәсен өчен, Казанда татар телле мохит булдырырга кирәк. Татар теле урамнарда чагылыш тапмый диярлек", диде ул.

Икетеллелеккә бәйле депутат урамнарда элмә такталары мониторингын башкарырга, аларны тикшерергә тәкъдим итте. Урамнарда, сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать урыннарында язулар ике дәүләт телендә дә булырга тиеш, диде ул. Моннан тыш депутат сүзләренчә, төрле оешмалардан объектларны кабул иткәндә үк, элмә такталарның икетеллелек канунына туры килүен тикшерү механизмы кирәк. Аның әйтүенчә, рәсми шәһәр чараларында да ике дәүләт теле яңгырарга, кулланылырга тиеш.

Казан мэры Илсур Метшин Сәгыйтова чыгышыннан соң аның фикерләрен хуплап, туган телләрне сакларга чакырды, "алдыбызда зур эшләр тора, әйтелгән тәкъдимнәрне башкарырга кирәк", диде. Мэр Казан башкарма комитетына куелган тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга, депутатларга моның турында хисап тотарга кушты.

Мәгълүм булганча, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елны "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игълан итте.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG