Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада украиннары конгрессы ATR кырымтатар телеканалын җитәрлек дәрәҗәдә финансларга чакыра


Конгресс фикеренчә, әгәр дә ATR финансланмау сәбәпле эфирдан читләштерелсә, Украина оккупация золымы астында яшәүче ватандашлары белән мөһим элемтәне югалтачак.

Канаданың украиннар конгрессы Украина хөкүмәтенә ATR кырымтатар телеканалын яклап мөрәҗәгать бастырды. Конгресс рәисе Александра Хичий кырымтатарларның тормышын ачып биргән ATRны тиешле дәрәҗәдә финанслауны тәэмин итәргә чакырды.

"Русия оккупациясенә кыю каршы торулары өчен, Кырым татарлары Русия оккупантларының рәхимсез һәм системалы репрессияләреннән зыян күрде. Кырымтатар лидерлары һәм активистлары төрмәгә канунсыз утыртылды һәм газаплауларга дучар булды: Кырымтатар Мәҗлесе канунсыз тыелды, кырымтатар оешмалары ябылды. Гасыр эчендә Русия дәүләте икенче тапкыр кырымтатарларның геноциды кампаниясен оештырды.

ATR каналы – Русия тарафыннан басып алынган Кырымдагы чынбарлык турында ышанычлы мәгълүмат таратучы берничә каналның берсе. ATR - Украинаның Русия оккупация пропагандасына каршы көрәшендә төп оешма", диелә мөрәҗәгатьтә.

Конгресс фикеренчә, әгәр дә ATR финансланмау сәбәпле эфирдан читләштерелсә, Украина оккупация золымы астында яшәүче ватандашлары белән мөһим элемтәне югалтачак.

Хичий ATR үзенең игелекле эшен дәвам итсен өчен аны бюджеттан тиешле дәрәҗәдә финасларга чакыра.

Мөрәҗәгать Украина премьер-министры Денис Шмигальгә, Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән җирләрен реинтеграцияләү мәсьәләләре министры Алексей Резниковка, Канаданың Украинадагы илчесе Лариса Галадзага юлланган.

Юрист Гедрис Янкаускас ATRны өлешчә бюджеттан финанслау һәм аның өлешчә эшчәнлегене Литвага күчерүне сорап Литва хөкүмәтенә хат юллаган. Мәсьәләне хәл итү өчен Янкаускас Литва хөкүмәтендә тарихчылар, юристлар, экспертлардан торган комиссияне оештырырга тәкъдим иткән. Мөрәҗәгать бер айда каралырга тиеш.

Киевтан тапшырулар алып баручы АTR кырымтатар бәйсез телеканалы "ATRны коткар - #saveATR" марафонын башлаган иде.

Телеканал бюджеттан финанслау ысулы үзгәртелүгә каршы чыга. Элекке елларда Украина дәүләт бюджетыннан АТRга бүленеп килгән 50 млн һривня өчен әлеге телеканал тагын 14ләп теле-радиоканал белән дәүләт тендерында катнашырга тиеш булачак.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрен реинтеграцияләү мәсьәләләре министрлыгы аша бирелгән акча элек АТRга бюджеттан бүленгән "субсидия" итеп аерылган булса, хәзерге бюджетта ул "ярдәм" итеп күрсәтелгән. АТRга узган елда бүленгән 50 миллионлап һривнядан 2014 елда оккупацияләнгән Донбасска тапшырулар алып баручы башка теле-радиоканалларга да өлеш чыгарырга җыенулары мәгълүм булды. "Субсидия"не "яклау"га алыштыру нәтиҗәсендә АТR башка телеканаллар белән тендерда катнашырга тиеш булачак.

Элек бу 50 млн һривня Украина бюджетындагы Кырымтатарларны урнаштыру програмы аша аерылып килде һәм тулаем шушы максатка сарыф ителә иде. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Кырымда әлеге програмны гамәлгә ашыру мөмкинлеге юкка чыкты һәм бу акчалар ATR телеканалы ихтыяҗларына бирелә башлаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG