Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Җәлил турында 400 млн сумлык блокбастер төшерергә җыена


Казанда Муса Җәлил һәйкәле.
Казанда Муса Җәлил һәйкәле.

Сценарий авторы – Берлинда яшәгән, Җәлил тормышын өйрәнгән Нәсүр Юрушбаев.

Мәскәүдәге "Синема Продакшн" продюсерлык ширкәте каһарман-шагыйрь Муса Җәлил турында байопик (биография мәгълүматына нигезләнгән) фильм төшерергә җыена. Фильмның бюджеты 400 млн сум булыр дип көтелә. Финанслауда Татарстан да катнашырга мөмкин. Бу турыда "Бизнес онлайн" материалында әйтелә.

Фильмның сценариен озак еллар Берлинда яшәгән, хәзер Казанга күченеп кайткан Нәсүр Юрушбаев язган. Режиссеры Андрей Волгин булачак диелә, ул боевиклар төшерүе белән билгеле. Продюсеры Нижгар татарларыннан Эльмира Айнулова булачак диелә.

Җәлил турында фильм Татарстан катнашында төшерелгән һәм күп бәхәсләр тудырган "Зөләйха күзләрен ача" сериалы, танылган режиссер һәм продюсер Тимур Бикмамбетовның Казан ярдәме белән ясый торган "Девятаев" картинасы кебек үк яңгырашлы фильм булырга мөмкин диелә.

Җәлил ролен кем уйнаячагы әлегә әйтелми. РСФСРның халык артисты Ренат Таҗетдинов ул рольне урыс кешесе уйнарга тиеш түгел дигән фикер белдергән, Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин уйнаса яхшы булыр иде дигән.

Быел Муса Җәлил тууына 115 ел тула.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG