Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның кече нефть ширкәтләре ятмаларының чиреге зыянга эшләячәк


Бу федераль үзәкнең яңа салым системы кертүе белән бәйле.

Татарстанның кече нефть ширкәтләре карамагындагы нефть ятмаларының чиреге зыянга эшләр дип көтелә. Бу хакта бүген хөкүмәт киңәшмәсендә "Нефтеконсорциум МНК" ширкәте баш инженеры Олег Вышенский белдерде.

Быелның 1 гыйнварыннан файдалы казылмалар чыгаруга салымның киметелгән коэффициентлары бетерелде. Бу үзгәрешләр үзле нефтькә һәм 80 процентка эшләп чыгарылган ятмаларга кагыла.

"Татарстан кече нефть ширкәтләре карамагындагы 94 ятманың 50се ташламалы салым түли иде. Әлеге 50 нефть ятмасының яртысы зыянга эшләячәк", дип белдерде ул.

Әлеге 25 нефть табу урыннарының бер өлешен туктатырга, нефтьне азрак чыгарырга, ятмалардагы эш тәртибен яңадан карарга туры киләчәк, ди Вышенский.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу үзгәрешләр республика бюджетына көчле йогынты ясаячак диде.

Бүген Татарстанда 29 кече нефть ширкәте эшли. Узган ел алар 7 млн тоннага якын нефть чыгарган. Оешмалар барлыгы 78,4 млрд сум салым түләгән. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 42 млрд сумга азрак. Кече нефть ширкәтләре Татарстанның бюджетына 6,7 млрд сум күчергән.

Узган ел азагында Рөстәм Миңнеханов федералларның бу адымын хупламавын белдергән иде. Тарих аларның хаталануын күрсәтер, дип әйткән иде ул. Яңа салым системы Татарстанның икътисади нигезен тәшкил иткән "Татнефть" ширкәтенә дә йогынты ясаячак. Ул 40 миллиард сумга якын акча югалтырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG