Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясендә яңа вазифада тәкъдим ителде


Гүзәл Сәгыйтова.
Гүзәл Сәгыйтова.

Кариев театрының элеккеге мөдире Казан башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары буларак социаль өлкә өчен җавап бирәчәк.

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының элеккеге мөдире Гүзәл Сәгыйтованы бүген Казан мэриясында тәкъдим иттеләр. Сәгыйтова шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары итеп билгеләнде. Ул социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Сәгыйтованы тәкъдим итеп, аның депутат булып сайлануын һәм башкарма комитетта Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт комитетын җитәкләвен искәртте.

"Аны яшьләр дә, мәдәният өчен җан атып торучы кешеләр дә хуплады. Ярты елдан артык вакыт эчендә без ачык күренеп торган, күпъяклы эшенә игътибар иттек, һәм комиссия социаль өлкәнең бөтен төрләре яклап та эшләде" диде Метшин.

Гүзәл Сәгыйтованың Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнүе 11 февральдә билгеле булды. Кариев театры мөдире вазифасында Сәгыйтованы "Китап йорты" мөдире Луиза Янсуар алыштырды.

Гүзәл Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын "Филология" белгечлеген, 2007 елда аспирантураны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. ТНВда алып баручы һәм "Калеб" иҗат үзәге җитәкчесе булып эшләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG