Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Уфа авиация университеты һәм Башкорт дәүләт университеты кушылуын раслады


Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров.

Ике уку йортының берләшүе турында карарны Башкортстан җитәкчесе үз өстенә алуын әйтте.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Уфа дәүләт авиация техника университеты (УДАТУ) һәм Башкорт дәүләт университетын (БДУ) берләштерү турында мәгълүматка ачыклык кертте. Бу турыда ул хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә сөйләде.

"Иң катлаулы карарларны мин үз өстемә алам" диде Хәбиров. Аның сүзләренчә, ике уку йортын кушу – зур фәнни проект, һәм нәтиҗәдә берләштерелгән зур университет барлыкка киләчәк.

Берләшү тәкъдименә каршы төшүчеләрне Хәбиров "тар маңгайлы" дип атады, аларны провокация белән шөгыльләнүдә гаепләде.

"Без зур вуз төземәсәк һәм БДУ белән УДАТУ көчләрен берләштермәсәк, конкурентлы көрәштән төшеп калачакбыз һәм анда башка беркайчан да керә алмаячакбыз" дип аңлатты Хәбиров.

8 февральдә яшь галимнәр белән очрашу вакытында да ул шул фикерне җиткергән иде.

"Бездә лаеклы кадрлар, фәнни мәктәпләр һәм базар өчен кирәк булган бар әйбер дә бар. Ләкин көндәшлек тә кискенләшә. Республикабыз тирәсендә фәнни-мәгариф комплекслар, федераль университетлар оешты. Бу юнәлештә көч куелмаса, киләчәктә конкурентлы көрәштә без җиңелергә мөмкинбез" дигән иде Башкортстан җитәкчесе.

Ул уку йортларын берләштергән вакытта аларның үзләренә генә хас сыйфатлары сакланып калачак, алар тагын да көчлерәк булачак дип искәртте.

Кушылачак уку йортларының ректорлары әлеге тәкъдимне хуплауларын белдерә. Тик кайбер галимнәр һәм УДАТУның элеккеге ректоры Салават Кусимов вузларны берләштерүгә каршы чыкты. Кусимов ике вузны кушу яңа көчләр килүгә китермәс, уртак университет формалашуга берничә ел китәчәк дип белдерә. Ул берләшү урынына булган вузларны федераль бәйгеләрдә катнаштырып, аларны финанслауны арттыруга игътибарны күбрәк юнәлтергә кирәк дип саный.

Уку йортларының берләшүе карарын университетларның фәнни шуралары гына кабул итә ала. Берләшү нинди юллар һәм алымнар белән башкарылачагы әлегә хәбәр ителми.

2009 елда Русия мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән Казан дәүләт университеты федерал университет итеп үзгәртелде. КДУ канаты астында Казан дәүләт һуманитар педагогика университеты, Алабуга педагогия университеты һәм Казан финанс икътисад институтлары берләште. Казан университетының һәм педуниверситетның татар филологиясе факультетлары да кушылды. Казан университеты галимнәренең күпчелеге ике факультетның кушылуы татар телен һәм әдәбиятын фәнни нигезләрдә өйрәнүне нык киметәчәк, ана телен мәктәпләрдә укытуга гына әйләнеп калачак, дип борчылу белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG