Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар филологиясе факультетлары кушыла


Филология һәм сәнгать институты элекке педуниверситет бинасында булачак
Филология һәм сәнгать институты элекке педуниверситет бинасында булачак

Казан университетының һәм педуниверситетның татар филологиясе факультетлары кушыла. Әлегә ике яктагы галимнәр дә бу хәл белән ризалашырга теләми.

Татар телен, әдәбиятын өйрәнүче һәм студентларга белем бирүче Казан галимнәре бу көннәрдә үзләре эшли торган ике факультетны кушу нәрсә белән бетәр дип көтә.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының 22 март көнне булган утырышында Филология һәм сәнгать институты булдырылачак, дип әйтте.

Бу институт хәзерге Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты (педуниверситет) бинасына урнашачак. Анда Казан федераль университетының (Казан университеты) татар филологиясе һәм тарихы факультеты да күчә.


Рамил Мирзаһитов
Бу көннәрдә Казан федераль университет оештырылганга кадәр ике югары уку йортында да булган татар филологиясе факультетларын бергә кушу өчен киңәшмәләр, сөйләшүләр үтә. Бу хакта Казан федераль университетның мәгариф эшләре проректоры Рияз Миңзарипов әйтте.

Кушыласы факультет җитәкчеләре һәм анда эшләүче галимнәр яңалыкка риза түгел. Педуниверситетның филология факультеты деканы Рамил Мирзаһитов: “Киләчәктә нәрсә буласы әлегә билгесез, күп әйбер безнең белән киңәшмичә эшләнә”, дип әйтте.

Элегрәк педуниверситет галимнәре Казан федераль университетында педагогия институты аерым булырга тиеш дигән теләк белдергән иде.

Фән өчен борчылалар

Искәндәр Гыйләҗев
Казан университетындагы татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев тә апрельнең беренче атналарыннан соң гына бу мәсьәләгә ачыклык керер дип өметләнә.

Казан университеты галимнәренең күпчелеге ике факультетның кушылуы татар телен һәм әдәбиятын фәнни нигезләрдә өйрәнүне нык киметәчәк, ана телен мәктәпләрдә укытуга гына әйләнеп калачак, дип әйтә.

Казан университеты галиме, әлеге уку йортында татар филологиясе факультеты ачылгач, аның беренче деканы булган Тәлгать Галиуллин фикеренчә, университетның хәзерге җитәкчелеге һуманитар тармакларны санга сукмый.

Тәлгать Галиуллин
“Хәзер бездә бар нәрсә дә икътисадка, бар да табышка нигезләнгән, ә рухи дөньябыз турында без онытып барабыз. Бу хәл киләчәктә безнең зур фаҗигабез булачак.

Татар телен һәм әдәбиятны фәнни өйрәнү бик түбән дәрҗәгә төшәчәк, чөнки анда телне һәм әдәбиятны мәктәптә укыту юлларын өйрәнүгә генә кайтып калачак.

Ул татар халкының язмышын һәм аның киләчәген кайгыртып яшәгән язучылар, журналистлар, татар мәдәнияте өчен кешеләр әзерләгән бердәнбер факультет иде. Педуниверситетка кушылып анда эреп югалса, бик күп нәрсәне югалтабыз.

Бүгенге вәзгыятьтә татар мәнфәгатьләренә, аның бигрәк тә һуманитар ягына игътибарның җитеп бетмәве сизелә”, ди Галиуллин.

Фәнгә киртә куелмый


Казан федераль университетның мәгариф эшләре проректоры Рияз Миңзарипов галимнәрнең алга таба фән белән шөгыльләнүенә беркем дә киртә куймаячак дип әйтә.

Рияз Миңзарипов
“Фән үсешенә алга таба бернәрсә дә комачауламаячак. Педагогика университетында да яхшы галимнәр эшли. Һөнәри эшчәнлек ягыннан карасаң, алар анда бәлки педагогикага күбрәк игътибар иткәннәрдер. Дөрес, университетта фән фундаментальрәк, сүз дә юк. Ул фәнне беркем дә югалтырга җыенмый. Алга таба да үстерү кирәк”, ди Миңзарипов.

Педуниверситетта да, Казан университетында да бер үк исемдәге факультет һәм икесендә дә күп кенә кафедралар бер-берсен кабатлый. Кушылган вакытта ике факультет һәм пар кафедра мөдирләреннән берсе генә калырга тиеш була. Шулай ук яңа факультетта эшләүче укытучыларның саны да кыскарачак. Инде яшьләре шактый олыгайган галимнәр дә бар.

Миңзарипов әнә шул якларны җайлау өчен килештерү комиссиясе (согласовательная комиссия) төзелгәнен әйтә. Кемне калдыру, калдырмау мәсьәләсен ике як вәкилләре үзләре хәл итәчәк.

Җитәкчелек күбрәк мөмкинлекләр вәгъдә итә


Яңа филология һәм сәнгать институтында, Миңзарипов сүзләренчә, фән өлкәсендә дә, студентларга белем бирү юнәлешендә дә мөмкинлекләр күбрәк булачак.

Федераль университет яңа уку-укыту җиһазлары өчен генә 1 миллиард сум акча тота. Бу акчаларның бер өлешенә яңа факультетка лингофон кабинетлары алынырга тиеш.

Университетның кайбер укытучылары соңгы вакытта фәнне үстерү өчен аерым акча каралмаган, барсы да җиһазга гына китә дип зарлана.

Миңзарипов әйтүенчә, заманча лабораторияләр университеттагы тулаем фән үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Соңгы вакытта фәннең аерым бер тармакларын үстерү өчен грантлар да отканнар.

“Һуманитар өлкәдә әлегә андый зур проектлар юк. Хәзер менә бер институт төзергә җыенабыз. Ул тикшеренүләр һәм заманчалаштыру институты дип аталачак. Анда һуманитар проектларга игътибар булачак. Филологлар берүк вакытта анда да эшләргә мөмкин”, ди Миңзарипов.

Рус филологиясе факультетлары да кушыла

Казан университетының рус филологиясе факультеты да филология һәм сәнгать институтында булачак. Шулай ук педуниверситетның рус филологиясе факультеты белән кушыла. Димәк, аларны да үзгәрешләр һәм күпмедер дәрәҗәдә кыскартулар да көтә.

"Федераль университетның татар милләте белгечләре дә әзерләүче журналистика һәм социология факультеты гына моңа кадәр ничек булган шул килеш калачак", диде Миңзарипов.

Шулай да, үзгәрешләргә ниндидер өстәмәләр булачагын да кире какмый ул.
XS
SM
MD
LG