Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Русиядә гаиләдә көч куллану корбаннары рәсми саннан 20 тапкыр артык


Полиция саннарынча, 2018 елда 253 хатын-кызны ире яки туганы үтергән, бәйсез оешмалар биш мең үлем турында әйтә.

Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның өчтән икесе (61 процент) өйдә көч куллану корбаны булган – бу ким дигәндә биш мең кеше. Бу санны хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган оешмалары берлегендә катнашучылар исәпләп чыгарган.

Проект авторлары Русиядә 2018 елда булган мәхкәмә хөкемнәрен тикшереп чыккан, "үтерү", "аффект хәлендә килеш үтерү", "аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салып, саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәләре нигезендә чыгарылган хөкем карарларын барлаган. Активистлар хатын-кыз үлемәре турында 500дән артык хөкем карарын өйрәнеп, хатын-кызлар йортта көч куллану аркасында һәлак булган очракларны ачыклаган. Аннары шул мәгълүматны махсус програмга кертеп, тагын ике меңнән артык хөкем карарын анализлаган.

Нәтиҗәдә, 2018 елда һәлак булган хатын-кызларның 61 проценты партнеры яки туганы тарафыннан үтерелгән булуы ачыкланган. Бу полиция китергән саннардан 20 тапкыр артык. Эчке эшләр министрлыгы 2018 елда 253 очракта көнкүреш ызгышта хатын-кыз гомере өзелгән дигән сан китергән. Проект авторлары 61 процент дөнья күләмендә йортта көч куллану корбаннары күрсәткечләре белән туры килә дип билгеләп үтә. БМО саннарынча, бу күрсәткеч 58 процент тәшкил итә.

Моннан тыш, Русиядә һәр бишенче үтерү (18,8 процент) йортта көч куллану нәтиҗәсендә булганлыгы да ачыкланган. Бу эчке эшләр министрлыгы саныннан 15 тапкыр күбрәк (1,2 процент) дигән проект авторлары.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда хатын-кызларның 30 проценты ирләре тарафыннан нинди дә булса физик яки сексуаль көч куллануга дучар ителә. 25 ноябрь – хатын-кызларга карата көч куллануга каршы көрәш көнендә Азатлык кыйналып яшәүне үз җилкәсендә татыган ханымнар белән сөйләшкән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG