Accessibility links

Акмәчеттәге мәхкәмә Казанда тоткарланган ирле-хатынлы Яппаровларны сак астына алды


Нина (Латифа) Малахова өй сагына куелган, Рузил Яппаров мәхкәмә карары белән ике айга тикшерү изоляторына утыртылган. Яппаровларны террорчыларга ярдәм итүдә шикләнәләр.

Акмәчеттәге мәхкәмә террорлык оешмасына ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче Нина (Латифа) Малахованы өй сагы астына җибәрде. Бу турыда адвокат Лиля Гемеджи хәбәр иткән.

Рузил Яппаров мәхкәмә карары белән ике айга тикшерү изоляторына утыртылган. 14 февральдә ФСБ тарафыннан Казанда тоткарланган Нина Малахова һәм Рузил Яппаров ирекләрен чикләү ысулын сайлау өчен икенче көнне Кырымга җибәрелде. Бер айлык кызлары булуын исәпкә алып, тикшерү Нина Малахованы йорт сагына җибәрүне сораган. Гаепле дип табылган очракта аңа 15 елдан алып 20 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин. Рузил Яппаров шулай ук террорчылык оешмасына булышлык итүдә шикләнелә, тикшерү аның террорчылык оешмасына кешеләр җәлеп итү белән шөгыльләнгән булуы ихтимал дип саный. Яппаровка сигез елдан алып 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Тикшерү фаразынча, Малахова һәм Яппаров 2015-2018 елларда хәйрия эшчәнлеге башкарган булып кыланып, чынлыкта террорчыларга ярдәм иткән. Алар төрле фондларга, шул исәптән "Мөһәҗирүн" фондына акчалар җыйган, моннан тыш, мәчетләр төзүгә, качакларга, мохтаҗларга ярдәмгә кешеләрдән акчалар җыйганнар, ләкин бу акчалар террорчылык оешмаларына киткән диелә. Алдап акча җыюны өчен алар ВКонтакте социаль челтәрендә "Садака Садака — добровольная милостыня мусульман нуждающимся Симферополь" дип аталган төркем ачкан диелә. Бу төркемдә кулланучыларны Африка мөселманнары өчен акча җыярга чакырганнар, акча күчерү өчен банк картасы саннары күрсәтелгән диелә.

Малахова гаебен таныган, әмма адвокат Лиля Гемеджига ул ФСБ хезмәткәрләре кызымны тартып алып балалар йортына бирү белән янады, гаебен тануы турында кәгазьләргә кул куярга мәҗбүр итте дигән. Яппаров гаебен танымаган һәм сорау алучыларга мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

Татарстанда һәм Кырымда террорчылыкны финанслаучылар тоткарлануы турында 16 февральдә ФСБ рәсми белдерде, әмма тоткарланучыларның исемнәре аталмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG