Түбән Камада шәһәр бакчаларында авырлы хатын-кызларга тибеп-сугып йөргән Альберт Хәбибуллин хөкем каршына басты. Дәүләт гаепләүчесе аңа тугыз ел төрмә җәзасы бирүне сорады. Бу турыда Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә сылтанып, Интерфакс яза.
Мәхкәмә утырышы 10 мартка күчерелгән.
Эш материаларына караганда, Альберт Хәбибуллин 14 апрельдә 19 яшьлек кызга суккан. Бу кыз полициягә ике тапкыр барган, ләкин Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре икесендә дә эш ачудан баш тарткан, җинять билгеләре юк дип белдергән.
Моннан соң да Хәбибуллин хатын-кызларга һөҗүмнәрен туктатмаган. Берсендә ул авырлы яшь хатынга суккан, бу ханымны шундагы ир яклап калган. Икенче бер ханымга дүрт яшьлек улы белән паркта йөргәндә һөҗүм иткән.
Хәбибуллинны тоткарлаганнар, аннары, штраф сугып, иреккә җибәргәннәр. Июль башында ул шулай ук паркларда авырлы хатын-кызларга һөҗүмнәр ясаган.
Хәбибуллин гаебен тулысынча таныган, ләкин Русия Конституцияснең 51нче маддәсенә таянып сорау алганда мәгълүмат бирүдән баш тарткан. Бу кешегә карата "газаплау" маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачылган диелә. Тикшерү үтенече белән аны сак астына куйганнар. Тоткарлаганнан соң ул үзенең гамәлләрен хатын-кызларны күралмавы белән аңлаткан.
Хәбибуллинга карата җинаять эше ачмаган полиция хезмәткәрләренә "ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!