Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хөкүмәте Татарстан белән хезмәттәшлек өчен эшче төркем булдырган


Андрей Назаров.

Аны Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров җитәкли .

Башкортстан хөкүмәте Татарстан белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек өчен эшче төркем төзегән. Аны Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров җитәкли диелә хокукый мәгълүмат порталында чыккан фәрманда.

Эшче төркемгә премьер-министр урынбасарлары, дәүләт комитетлары рәисләре, министрлар, Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры Салават Сәгыйтов кергән.

17 февральдә Мәскәүдә узган "Медиаклуб" проекты утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәп уңаеннан Башкортстандагы вазгыятькә аңлатма биреп, "башкортлар белән талашып йөрмәячәкбез", диде.

"Безнең позиция – мөнәсәбәтләрне саклау. Безнең бүлешер әйбер юк. Әйтерсең, без башкортның әйберен, яки алар татарныкын алалар. Җанисәп – кешенең шәхси эше. Башкортстан хакимияте белән мөнәсәбәтләребез бер дигән. Бик яхшы такым. Моңа бик сак карыйбыз. Хәтта сез дә безне талаштыра алмаячаксыз", диде Миңнеханов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG