Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Pfizer вакцинасы беренче дозадан соң ук 85% нәтиҗәле дип белдерде


Моңа кадәр Канададан ике галим Pfizer-ның беренче дозасы 92,6 процентка нәтиҗәле дип белдергән иде.

Коронавирустан Pfizer һәм BioNTech җитештергән вакцина беренче дозаны керткәннән соң ук 85 процентка нәтиҗәле булып чыккан. Бу хакта Израильнең Шиба Тель-А-Шомер медицина үзәге галимнәренең тикшерүе күрсәтә. Әлеге тикшерү The Lancet журналында дөнья күрде.

Сынауларда сәламәтлек саклау системында эшләүче җиде мең кеше катнашкан. Вакцинаның беренчесен кертеп 15-28 көн узганнан соң коронавирус белән симптомнар күрсәтеп авыру очраклары 85 процентка кимегән. Йоктыручыларның гомум очраклары, шул исәптән симптомсыз авыручылар саны 75 процентка кимегән.

Reuters язуынча, Pfizer коронавирусның мутацияләнүче штаммнарына карата вакцинаның никадәр нәтиҗәле икәнен аңлау өчен Израиль һәм башка илләр мәгълүматларын тикшерә.

Моңа кадәр Канададан ике галим, АКШның азык-төлек һәм дарулар контроле идарәсе мәгълүматын анализлап, Pfizer-ның беренче дозасы 92,6 процентка нәтиҗәле дип белдергән иде. Моннан чыгып, алар Канадада әлегә икенче дозаны ясамый торырга тәкъдим итте. Булган вакцинаны күбрәк кешегә ясарга кирәк диде галимнәр.

Коронавирустан башка күпчелек вакциналар кебек үк, Pfizer — ике компонентлы. Икенче доза өч атнадан ясала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG