Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе Русиягә карата чикләүләрне көчәйтергә чакырды


Мәҗлес җитәкчесе Рефат Чубаров Кырымда соңгы араларда булган тентүләр һәм кулга алуларга каршы халыкара сәяси һәм чикләү механизмнарын кулланырга кирәк дип белдерде.

Кырымтатар мәҗлесе президиумы халыкара җәмәгатьчелекне Кырымда татарларга карата барган кысуларга кырыс җавап бирергә чакырды. "Аннексияләнгән Кырым җирлегендә Русия кулга алган бөтен сәяси тоткыннарны кичекмәстән иреккә чыгару максатыннан Русиягә карата мөмкин булган бөтен халыкара сәяси-дипломатик һәм чикләүләр механизмнарын кулланырга кирәк" диелә белдерүдә.

Мөрәҗәгатьне Мәҗлеснең җитәкчесе Рефат Чубаров Русия куәт оешмалары 17 февральдә берьюлы берничә кырымтатарның өендә тентүләр уздырып, кулга алулар уздыру нисбәтеннән чыгарды.

"Русия оккупантларының вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда кырымтатарлар һәм ислам тотучы башка милләт вәкилләренә карата чираттагы җинаяте Мәскәүнең халыкара һуманитар хокуктагы оккупацияләүче дәүләт бурычларын билгели торган төп нормаларны тулысынча игътибарсыз калдыруын дәвам итүен күрсәтә" диелә белдерүдә.

Кырымтатар мәҗлесе президиумы Кырымда яшәүчеләрне кырымтатар халкы белән бер булып, теләктәшлек күрсәтергә чакыра.

17 февраль иртәсендә Кырымның берничә районында куәт хезмәткәрләре мөселманнарның өйләренә тентү белән килде. "Кырым теләктәшлеге" активисты Лутфие Зудиева сүзләренә караганда, тоткарланучыларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы булуда гаепләргә җыеналар. Шул ук көнне Акмәчеттәге Русиягә буйсынган Киров районы мәхкәмәсе куәт хезмәткәрләре тоткарлаган алты кырымтатарны 15 апрельгә кадәр кулга алды.

Кырым автономияле республикасы һәм Акмәчеттә Русия прокуратурасы Кырымда киңкүләм тентүләр сәбәпле җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

Кырым автономияле республикасындагы Украина президенты вәкиллегендә кырымнарда Русия куәт оешмалары уздырган тентүләр турында мәгълүмат Украина хокук саклау оешмаларына оператив рәвештә тапшырыла, һәм бу мәгълүматны ил һәм халыкара дәрәҗәдә куллану күздә тотыла дигәннәр.

Украина тышкы эшләр министрлыгы 17 февральдә кырымтатарларда узган тентүләргә карата кискен протест белдерде. Оешма халыкара институтларны әлеге гамәлләргә бәя бирергә чакырды. Соңгы арада булган кулга алулар һәм тентүләр турында мәгълүмат БМО Баш ассамблеясы сессиясенә фикер алышуга чыгарылачагы турында да әйтелә.

Кырымдагы активистлар 17 февраль иртәсендә куәт оешмалары кырымтатар-мөселманнарның йортларына тентү белән килгәнен хәбәр итте. Совет районында Абдулбор Махамадаминов йортында, Карасубазарда Азамат Эюпов , Акмәчеттә Тимур Ялкабов, Бакчасарайда Эрнест Ибрагимов һәм Олег Федоров, Акмәчеттә Ленур Сейдаметов һәм Акъярда Яшар Шихаметов йортларында тентү узуы әйтелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG