Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Кырымда мөселманнар йортларында тентүләр турында белдерде


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Кырымның төрле районнарында кырымтатар-мөселманнарның йортларын куәт хезмәткәрләре тенти дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге". ФСБ 19 кешенең тоткарлануы турында белдерде.

"Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе активистлары 17 февраль иртәсендә куәт оешмалары кырымтатар-мөселманнарның йортларына тентү белән килгәнен хәбәр итә.

Совет районында Махамадаминов Абдулбор йортында, Карасубазарда Эюпов Азамат, Акмәчеттә Ялкабов Тимур, Бакчасарайда Ибрагимов Эрнест һәм Федоров Олег, Акмәчеттә Сейдаметов Ленур һәм Акъярда Шихаметов Яшар йортларында тентү узуы әйтелә.

Тентү булган җирдә бу егетләрнең туганнарына ФСБ вәкилләре алар террорчылык оешмасы оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә тоткарланган дип белдергән.

Тоткарланган егетләргә адвокатлар Сияр Панич, Лиля Гемеджи, Юнус Рефат, Марлен Халиков, Эмиль Курбединов һәм Тарас Омельченко ярдәм күрсәтәчәк диелә.

17 февраль Кырымда узган тоткарлаулардан соң тагын 15 бала һәм бер яшүсмер инвалид кыз күп елларга әтисез кала алалар дип яза "Кырым балачагы" оешмасы координаторы Мумине Салиева. Тоткарланганнар арасында "Кырым теләктәшлеге"нең һәм сәяси тоткыннарның балаларына багышланган "Кырым балачагы" проекты активисты Азамат Эюпов та бар. Ул 2019 елда Мәскәүдә кырымтатарларның протест акцияләрендә дә катнашты. "Оператив-тикшерү чаралар" үткәрелгән Акмәчеттә яшеүче Тимур Ялкабов - биш бала әтисе, аның биш айлык игезәк Ниаль кызы һәм Али улы бар дип хәбәр итте Салиева. Моннан тыш, Абдулбори Махамадаминовның өч кечкенә баласы бар, Эрнест Ибрагимовның дүрт бала, бишенчесен көтәләр дип сөйләде активистлар.

"Бу кырымтатарларның активлыгы һәм тыныч протестлары өчен алардан ФСБның үч алуы", дип яза Салиева.

Бүген Кырымда төрмәгә утыртылганнарның 177 баласы әтисез үсә, шулардан 25е уздырган стресс нәтиҗәсендә авыр диагнозлы балалар. 2020 елның март аенда узган тоткарлаулар нәтиҗәсендә тагын 19 бала сәяси тоткыннар балалары исемлегенә өстәлде, тагын ике бала әтиләре кулга алынганнан соң туды, дигән иде Салиева 2020 елга нәтиҗә чыгарып.

Тентүләр турында хәбәр таралганнан соң ФСБ матбугат хезмәте Русиянең көньягында һәм Кырымда "Әт Тәкъфир валь-Хиҗра" оешмасы тарафдарлары тоткарлануы турында белдерде. Әлеге оешманы ФСБ террорчылык оешмасы дип атый. 19 кеше тоткарлануы турында әйтелә.

Аннан алда ФСБ Татарстанда һәм Кырымда террорчылык оешмасын финанслауда шикләнелүчеләр тоткарлануын хәбәр иткән иде. Шундый ук маддә белән Казанда тоткарланган Нина Малахова һәм Рузил Яппаров Кырымга китерелеп, сак астына куелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG